Наҗар Нәҗми

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наҗар Нәҗми latin yazuında])
Наҗар Нәҗми
Туган телдә исем Хәбибнаҗар Нәҗметдин улы Нәҗметдинов
Туган 5 февраль 1918(1918-02-05)
Башкортостанның Дүртөйле районы Миңеште авылы
Үлгән 6 сентябрь 1999(1999-09-06) (81 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе(1972)
Сайт http://www.nazar-nadjmi.ru/

 Наҗар Нәҗми Викиҗыентыкта

Наҗар Нәҗми, чын исеме Хәбибнаҗар Нәҗметдин улы Нәҗметдинов (1918 елның 5 феврале1999 елның 6 сентябре) (баш. Назар Нәжми)— татар шагыйре, бөек сүз остасы, Башкортстанның халык шагыйре. Салават Юлаев премиясе (1972), Гаяз Исхакый премиясе (1994) лауреаты.

Ул 1918 елның 5 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Миңеште авылында туа. 1941 елда фронтка китә, 1946 елда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый.

Наҗар Нәҗминең кабатланмас иҗаты татар һәм башкорт милли әдәбиятын үстерүгә, аны бөтен илгә танытуда зур роль уйнады. Башка татар шагыйрьләре кебек үк, башкорт әдәбияты дәрәҗәсен күтәрүгә бәяләп бетергесез өлеш кертсә дә, Наҗар ага үзенең ана телен, үз газиз татар халкын да беркайчан да сатмады һәм икейөзлеләнмәде [1].

Халык арасында танылу алган популяр җырлар авторы буларак. Аеруча Уфаның рәсми булмаган гимны «Уфа юкәләре», "Мине юллар чакыра", "Сиңа тагын мин бер киләм әле", "Юкка түгел, юкка түгелдер", "Кышкы романс" һ.б. шигырьләренә Рим Хәсәнов музыка язган җырлар, "Таулар юлы" җыры Заһир Исмәгыйлев музыкасына язылган, татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.

Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән Дүртөйле шәһәрендә һәм Миңеште авылында күп эшләр башкарылды. Аның исеме биредәге күмәк хуҗалыкка бирелде. Шагыйрь исемен Дүртөйле шәһәрендә бер урам һәм башкорт гимназиясе, авыллардагы урамнар йөртә. Талантлы иҗатчыларны дәртләндерү максатында, Н. Нәҗми исемендәге премия булдырылган.

2018 елда Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗминең тууына 100 ел, халык сәясәтче Зәйнәб Биишеваны 110 еллык юбилеена багышланган конкурслар булып узды [2].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Портал:Наҗар Нәҗми
  • Нәҗми, Наҗар (1918-1999). Һайланма әҫәрҙәр : өс томда / Назар Нәжми. - Өфө : Китап, 2008-. - 20 см.
  • Шиғырҙар. - 2008. - 415 с. : портр.; ISBN 978-5-295-04342-0
  • Шиғырҙар. - 2008. - 415 с. : портр. Баш 24/188

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]