Ненец автономияле округы
|
||||||||||||||||||||||||||
Не́нец автоно́мияле о́кругы (рус. Ненецкий автонмный округ, нен. Ненёцие автономной ӈокрук) — Русия Федерациясенең төньяк-көнбатышта урнашкан субъекты (Архангельск өлкәсе составында).
Административ үзәге — Нарьян-Мар.
Эчтәлек |
[үзгәртү] География
[үзгәртү] Чиктәшлек
| Як | Русия субъекты |
|---|---|
| Төньяк-көнчыгыш | Ямал-Ненец автономияле округы |
| Көньяк | Коми Республикасы |
| Көньяк-көнбатыш | Архангельск өлкәсе |
Ненец автономияле округы Көнбатыш Аурупа тигезлекнең төньякта урнаша, зуррак өлеше поляр түгәрәк артында тора; Ак, Баренц һәм Кара диңгезләр белән юыла.
Рельеф — күбесенчә тигезле.
Еллгаларның иң зурысы - Печора, монда да аның тамагы урнаша.
Утраулар — Колгуев, Вайгач.
[үзгәртү] Климат
Субарктик; округның төньякта - аркткик климаты. Гыйнварның урта температурасы -12...-22 °C, июльнең — +6...+13 °C
[үзгәртү] Тарих
V—XIII гасырларда монда билгеләнмәгән печера (ненецча - сиртя) кабиләсе торган. Ненецлар бу җирләргә безнең эраның икенче меңъеллыкта килделәр. Бу вакытта да, Новгород ягыннан урыслар килә; Новгородның хакимияте тулысынча 14-15 гасырларда урнаштырылган. 1478 елдан, Новгород җимерелгәннән соң, хәзерге Ненец АО территориясе Мәскәү дәүләтенә күчте.
1500 елында Семён Курбский хәрби экспедициясе Пустозерск крепостен салган. Бу шәһәр гасырлар дәвамында Мезеньнан Уралга кадәр административ һәм сәүдә үзәге булган.
XVIII гасыр ахырыннан - ХХ гасырның башында хәзерге НАО территориясе Архангелск губерниянең Мезень һәм Печора өяз составына кергән иде.
1929 елда Төньяк край составында Ненец (Самоед) милли округы барлыкка килде.
1940 елда Воркута посёлогы Ненец АО-дан Коми АССР-га тапшырыла; 1954 елда округ составына Колгуев утравы тапшырылган.
1977 елда исемен Ненец автономияле округына алыштыра.
[үзгәртү] Демография
- Халык саны: 41 546 (2007)
- Шәһәр халкы: 27 147 (64,6 %)
- Авыл халкы: 14 872
- Халык тыгызлыгы — 0,2 чел./км²
- Ирләр: 20 504 (49,5 %)
- Хатыннар: 21456 (50,5 %)
- Урта яшь: 31,5 лет
[үзгәртү] Милли состав
| 1939 җанисәбе | 1959 җанисәбе | 1970 җанисәбе | 1979 җанисәбе | 1989 җанисәбе | 2002 җанисәбе | 2010 җанисәбе [2] | |
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| ненецлар | 5602 (11,8 %) | 4957 (10,9 %) | 5851 (15,0 %) | 6031 (12,8 %) | 6423 (11,9 %) | 7754 (18,7 %) | 7504 (18,6 %) |
| комилар | 6003 (12,6 %) | 5012 (11,0 %) | 5359 (13,7 %) | 5160 (10,9 %) | 5124 (9,5 %) | 4510 (10,9 %) | 3623 (9,0 %) |
| урыслар | 32 146 (67,5 %) | 31 312 (68,8 %) | 25 225 (64,5 %) | 31 067 (65,8 %) | 35 489 (65,8 %) | 25 942 (62,4 %) | 26 648 (66,1 %) |
| украиннар | 1402 (2,9 %) | 2068 (4,5 %) | 1224 (3,1 %) | 2596 (5,5 %) | 3728 (6,9 %) | 1312 (3,2 %) | - |
| белоруслар | 334 (0,7 %) | 506 (1,1 %) | 290 (0,7 %) | 650 (1,4 %) | 1051 (1,9 %) | 426 (1,0 %) | - |
| башкалар | 2130 (4,5 %) | 1679 (3,7 %) | 1170 (3,0 %) | 1714 (3,6 %) | 2097 (3,9 %) | 1602 (3,9 %) | 2524 (6,3 %) |
[үзгәртү] Шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы посёлоклар
| Халык саны, кеше | |||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Шәһәр | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2009 | 2010[3] |
| Нарьян-Мар | 13 222 | 7703 | 12 241 | 17 094 | 11 038 | 11 827 | 13 525 |
| Искателей | ? | ? | ? | ? | 8672 | 5453 | 7417 |
| Амдерма | 3 598 | 4 516 | 4 221 | 5 495 | 650 | 572 | 556 |
[үзгәртү] Административ-территориаль бүленеш
- Нарьян-Мар
- Поляр түгәрәгенең аръягындагы (Заполярный) район