Нептун (планета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Нептун
Neptune.jpg
Тәртип саны 8
Кояштан уртача ераклык 4 503 443 661 км
Максималь ераклык 4 553 946 490 км
Минималь ераклык 4 452 940 833 км
Радиус поляр: 24 341 ± 30 км, экваториаль: 24 764 ± 15 км
Масса 1,0243×1026 кг
Тыгызлык 1,638 г/см³
Тәүлек озынлыгы 0,6713 көн (16 сәг 6 мин 36 с)
Ел озынлыгы 60 190 көн
Иярченнәр 13

Непту́нКояш системасының Кояштан сигезенче һәм иң ерак планета. Зурлыгы буенча дүртенче урында тора, масса буенча — өченче урында. Нептунның массасы Җирнең 17,2 тапкыр зуррак, экватор диаметры — 3,9 тапкыр зуррак. Планета үзенең исеме римлылар мифларындагы Нептун исеменә карап алды. Планетаның билгесе — Neptune symbol.svg.

Планетаны 1846 елның 23 сентябрьдә тәртипле күзәтүләр түгел, математик исәпләр сәбәпле ачтылар. Уран орбитасының үзенчәлекләре Кояш системасында тагын бер планета булуыны күрсәттеләр. Нептунны алдан әйткән урында табып ачтылар. Тиздән аның иярчене Тритонны ачтылар, башка бүгенгесе көнгә мәгълүм 12 иярчен исә тик XX гасырда ачтылар. 1989 елның 25 августта Нептун тирәсендә «Вояҗер-2» галәми аппараты очып үтте.

Составы буенча Нептун Уранга якын һәм бу ике планета зур Юпитер һәм Сатурн планеталарыннан аерып торалар. Астрономия белгечләре кайвакыт Уран һәм Нептунны аерым «зур бозлы планеталар» төркеменә чыгаралар. Нептунның атмосферасы, Юпитер һәм Сатурнның кебек, нигездә водород һәм гелийдән гыйбарәт. Нептунның төше, Уранның кебек, нигездә су, аммиак, метан бозлары һәм тау токымнарыннан гыйбарәт. Нептун атмосферасында көчле җилләр дулыйлар.