Низами Гәнҗәви

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Низами Гәнҗәви latin yazuında])
(Низами битеннән юнәлтелде)
Низами Гәнҗәви
фар. نظامی گنجوی
әзери. Nizami Gəncəvi
Туган телдә исем фар. نظامی گنجوی
Туган 1141(1141)
Гәнҗә
Үлгән 1209(1209)
Гәнҗә
Күмү урыны Гәнҗә
Ватандашлыгы Кесраниды[d]
Сельджукиды[d]
Һөнәре шагыйрь

 [[commons:Category:Nezami|Низами Гәнҗәви
фар. نظامی گنجوی
әзери. Nizami Gəncəvi]]
Викиҗыентыкта

Җәмалетдин Ильяс ибне Йосыф Низами Гәнҗәви (фар. نظامی گنجویNezâmi Ganjevi, әзери. Nizami Gəncəvi, якынча 1141, Гәнҗә, бүгенге Азәрбайҗан – якынча 1209, шунда ук) – таҗик телендәге шигърият классигы. Аның мирасы Азәрбайҗанда, Таҗикстанда, Иранда һәм Әфганстанда милли буларак югары бәяләнә.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тумышы белән Азәрбәйҗанның Ганҗә шәһәреннән, милләте ягыннан азәрбәйҗан булса да, әсәрләрен, нигездә, фарсы телендә иҗат иткән. Ул — фарсы эпик поэзиясенә сөйләм телен һәм реалистик өслүб алып килгән, әдәби әсәр тудыруның яңа стандартларын эшләп биргән сүз остасы. Шагыйрь күп телләр белгән, фәлсәфә, тарих, медицина, математика, астрономия, алхимия, риторика белән кызыксынган, музыка, хәрби сәнгать, архитектура, рәсем сәнгате, дин гыйлеме, диннәр тарихы, иран мифологиясе өлкәсендә дә тирән белемгә ия булган. Болар барысы да аның шигъри әсәрләрендә чагылыш тапкан, ә каләмен ул бик яшьли чарлаган.

Низаминың барлык яшәеше туган шәһәре белән бәйләнгән. “Сарай шагыйре” булудан баш тартып, ирекле һәм бәйсез иҗат юлын сайлаган. Шулай да, традицияләргә тугры калып, кайбер әсәрләрен феодалларга, хөкүмәт җитәкчеләренә, идарәчеләргә дә багышлаган. Аларга турыдан-туры хезмәт итмәсә дә, хакимият, сарай хуҗалары аны хөрмәт иткән, әсәрләре өчен матди ярдәм дә күрсәткәләгәннәр.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Низамига дөньякүләм танылуны «Хәмсә»се алып килә. Ул түбәндәге әсәрләрне берләштерә:

Низами әлеге җыентыгын 30 еллап иҗат итә. Анда кешелек җәмгыяте, халыклар бәхете, иҗтимагый гаделлек турындагы фикерләрен бирә. Һәр әсәрендә диярлек хыялга мөрәҗәгать итә.

Моннан тыш аның тагын 20 мең бәетне берләштергән “Диван”ы булганлыгы билгеле. Безнең көннәргә аннан 116 газәл, 30 робагый, берничә касыйдә һәм кыйтга гына килеп ирешкән.

Низами кешеләр ирекле, бәхетле яшәүче җәмгыять турында хыяллана, үз әсәрләрендә шуның модельләрен тәкъдим итә. Шулай ук ул һәр әсәрендә диярлек хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен калкытып куя, нәфис затларны ирләр белән тигез күрә, хәтта аларны акыллырак та итеп сурәтли. Ширин, Нушәбә образларын тудырып, Низами хатын-кыз акылы алдында баш июен, аларның һәр яктан камил зат, ирләр белән тигез дәрәҗәгә лаеклы булуларын кабат-кабат раслый.

Низами иҗаты Шәрык әдәбиятының гына түгел, Бөтендөнья әдәбиятының зур казанышы, зур хәзинәсе. В.Гете аны “һәр халыкның, һәр заманның иң даһи 7 шагыйренең берсе” дип санаган. 1991 ел шагыйрьнең тууына 850 ел тулу уңае белән ЮНЕСКО тарафыннан Низами Ганҗәви елы дип игълан ителгән һәм дөньякүләм бик күп төрле мәдәни чаралар үткәрелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Куракова Ч.М. Шәрык халыклары әдәбияты тарихы. Лекцияләрнең кыскача конспекты. Казан, 2014.