Никита Токарликов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Никита Токарликов latin yazuında])
Никита Токарликов
Туу датасы 1918 ел(1918)
Туу урыны Уфа губернасы Минзәлә өязе, Кәләй авылы
Үлем датасы 18 август 1944(1944-08-18)
Үлем урыны Литва ССР
Гаскәр төре артиллерия
Дәрәҗә
Сержант
Сержант
Җитәкчелек иткән орудие башлыгы
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены

Никита Токарликов (Никита Евдоким улы Токарликов) — Советлар Берлеге Каһарманы, орудие командиры, сержант.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Токарликовның мемориаль комплексы

1918 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Кәләй авылында туган. Татар. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Сарманда хисапчылар хәзерләү курсларында укый. 1939 елга кадәр күмәк хуҗалыкта хисапчы булып эшли. 1939 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафына алына, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәләй авылыннан 283 кеше фронтка китә. 100 е исән-сау әйләнеп кайта, 183 е яуда ятып кала, шулар эчендә Н.Е. Токарликов.[1] 1944 елның июнь аеннан фронтта. I Балтик буе фронтының 1971- артиллерия полкында (45- артиллерия бригадасы, 51- армия) орудие командиры була. Тарту шәһәре юнәлешендә һөҗүм итүдә катнаша.

Батырлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 18 августында Литва ССР Шяуляй шәһәре тирәсендә орудие уты белән дошманның 6 хәрби техникасын һәм күп санда фашистларны юк итә. Үзе дә шушы сугышта һәлак була.[2]

Литваның Мартинишкяй өязе Жагар (Ауце) шәһәрендә җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әлмәт шәһәрендә, Кәләй авылында урамнарга исеме бирелгән.
  • Кәләй мәдәният йорты биләмәсендә Н.Е. Токарликовның мемориаль комплексы ачылган.
  • Әлмәт районы «Кичуй» совхозы Н.Е. Токарликов исемендәге совхоз (хәзер Токарликов исемендәге ААҖ) итеп үзгәртелгән (1985).[3]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе. 2- китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Чаллы, 2006.
  2. Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000.
  3. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз: Әдәби-документаль очерклар hәм язмалар. Казан, 1990.
  4. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.5 (Р-Т). Казан, 2010.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кәләй авыл җирлеге рәсми сайтында, archived from the original on 2016-01-29, retrieved 2015-04-19 
  2. Татар белешмәлеге институты сайтында
  3. ТАССР Югары шурасы президиумы указы, 17.06.1985