Никиткин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Никиткин latin yazuında])
Никиткин
Ил Русия
Өлкә Пенза өлкәсе
Район Пачелма районы
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атама Татарское Никиткино

Никиткин (рус. Никитино) — Пенза өлкәсенең Пачелма районына кергән татар авылы. Үзәге Татар Никольское авылы булган Кашаевка авыл советына карый.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татаро-Никольский һәм Никиткин авылларына 17 гасыр ахырында нигез салынган дип исәпләнә. Нигезләүчесе йомышлы татар Ибраһим Тугушев. Рус дәүләтенең татарларны чугындыруның беренче көчле басымыннан качып хәзерге Рязань өлкәсенең Кадым, Ирмеш тирәләреннән татар морзалары монда киләләр. Татаро-Никольский авылында татар князләре Маминнар торса, Никиткинда татар морзалары Бегловлар торган. Мәсәлән, 1917 елның кагазләре буенча Татаро-Никольскийда 177 хуҗалык булган. Шуларның 127сендә гел Маминнар торган. Никиткин авылында 1917 елда 38 хуҗалык булган, шулардан 27 хуҗалыкта Бегловлар яшәгән. Көрше рус авылларында яшәүчеләр көбесе Маминнарның һәм Бегловларның крепостной крестьяннары нәселеннән. 18 гасырның беренче яртысында, Петр Беренче фәрманнары белән татар князләрен һәм морзаларын чугындыру көчәйгәч, бу рус крепостнойлар коллыктан азат ителгән. Шул вакытларда күп кенә Маминнар һәм Бегловлар татарларны изъ сәясәтеннән котылырга теләп хәзерге Башкортстан территориясенә къчеп киткәннәр. Никиткин һәм Татаро-Никольский авылларыннан совет заманасында да, аеруча 30нчы һәм 50 елларда, күп татарлар чыгып киткәннәр – кем Ленинградка, кем Мәскәүгә, кем Ростовка.

1978 елда халык санын алганда уңайлырак булсын сылтавы белән авыл рәсми рәвештә Кече Кашаевка авылы эчендә исәпләнә башлый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]