Николай Зинин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Николай Зинин

Тулы исеме Николай Николаевич Зинин
Һөнәре химик-галим
Туу датасы 25 август 1812(1812-08-25)
Туу җире Шуша, Елизаветполь губернасы, Русия империясе
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе
Үлем датасы 18 февраль 1880(1880-02-18) (67 яшь)
Үлем җире Санкт-Петербург
Н.Н. Зинин (1812-1880). 150-ел Почта маркасы ССРБ, 1962 ел.

Николай Николаевич Зинин – күренекле рус химик-органигы. Казан университеты профессоры.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Николай Зинин 1812 елның 25 августында Елизаветполь губернасының (хәзерге Әзәрбайҗан Республикасы) Шуша шәһәрендә дипломат гаиләсендә туа. Ул яшьли ятим кала, шуңа аны Сарытау шәһәрендә яшәүче абзасы янына илтәләр. 1820 елда аны гимназиягә укырга бирәләр.

Гимназияне бик яхшы тәмамлап, 1830 елда Н.Н.Зинин Казанга килә һәм Казан университеты физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керә. Үзенең тирән белеме һәм гаять сәләтле булуы белән ул университет профессорларының, бигрәк тә ректор Н.И.Лобачевскийның игътибарын җәлеп итә. 1833 елда Н.Н.Зинин кандидатлык дәрәҗәсе һәм алтын медаль алып укуын тәмамлый һәм университетта профессорлык эшчәнлегенә хәзерләнергә калдырыла.

1835 елда Н.Н.Зинин физика-математика фәннәре магистры дәрәҗәсенә имтихан бирә һәм шул ук елда аңа, университет ихтыяҗларыннан чыгып, химия укытуны тапшыралар. 1836 елда ул диссертация яклый, табигать фәннәре магистры була.

1837 елда Н.Н.Зинин химиядән адъюнкт итеп билгеләнә һәм чит илгә командировкага җибәрелә. Берлинда ул математика өйрәнә, химия һәм биологиядән лекцияләр тыңлый; Гиссенда немец химигы Ю.Либих лабораториясендә бензоил кушылмалары буенча үзенең беренче эксперименталь тәҗрибәләрен үткәрә. Командировка ахырында ул берникадәр вакыт Парижда эшли, Англия, Голландия һәм Бельгиянең зур заводларында, лабораторияләрендә була.

1840 елда Н.Н.Зинин Русиягә кайта, 1841 елда Петербург университетында докторлык диссертациясе яклый. 1841 елның язында Казанга кайткач, ул химия технологиясе кафедрасының экстраординар профессоры итеп раслана, органик химия укыта һәм Русиядә беренче булып аналитик химиядән аерым курс алып бара.

Профессорлык эшчәнлеге белән беррәттән, Н.Н.Зинин дәртләнеп үзенең эксперименталь тәҗрибәләрен дә җәелдереп җибәрә. 1842 елда ул ароматик нитрокушылмаларның аминокушылмаларга әверелү реакциясен ача. Н.Н.Зининның яңа ачылган ысул белән синтезлаган кушылмаларының беренчесе анилин була. Галимгә дан китергән бу ачышның әһәмияте гаять зур. Аның бу атаклы хезмәте дөньякүләм анилин-буяулар сәнәгате үсеше өчен нигез була.

1848-1874 елларда Н.Н.Зинин Петербург медиклар-хирурглар академиясендә эшли; Казанда башлаган эшләрен дәвам итә һәм күп кенә ачышлар ясый. 1865 елда ул академик исеме ала, 1874 елда эшкә тулысынча Фәннәр академиясенә күчә.

Н.Н.Зинин Рус химия җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм беренче президенты (1868-1878); Германия һәм Лондон химия җәмгыятьләренең шәрәфле әгъзасы була.

1880 елның 18 февралендә Н.Н.Зинин вафат була.

1880 елда Рус физика-химия җәмгыятенең Химия бүлеге Н.Н.Зинин һәм А.А.Воскресенский исемендәге бүләк булдыра. Казандагы урамнарның берсе Н.Н.Зинин исеме белән атала, Казан университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты бинасына мемориаль такта куелган.

Чыганак[үзгәртү]