Николай Ильминский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Ильминский latin yazuında])
Николай Ильминский
Туган телдә исем Николай Иванович Ильминский
Туган 23 апрель 1822(1822-04-23)
Россия империясе, Пенза губернасы, Пенза шәһәре
Үлгән 27 декабрь 1891(1891-12-27) (69 яшь)
Россия империясе, Казан
Күмү урыны Арча зираты
Милләт рус
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Казан руханилар академиясе
Һөнәре телбелгеч, тәрҗемәче
Эш бирүче Казан руханилар академиясе

 Николай Ильминский Викиҗыентыкта

Николай Иван улы Ильминский (Николай Иванович Ильминский) — көнчыгышны өйрәнүче, праваслау миссионеры, укытучы, Инҗил белгече, Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Ильминский 1822 елның 23 апрелендә рухани гаиләсендә туган.

1842 елда ул Пенза рухани семинариясендә укуын тәмамлана һәм Казан рухани академиясенең физик-математик бүлекчәсенә укырга керә. 1846 елда, академияне тәмамлагач, анда табигать фәннәре һәм «төрек-татар теле»нең укытучы булып кала.

1850 елда Ильминский праваслау гыйбадәт өчен кылу китапларының һәм Инҗилнең татарчага тәрҗемәсе дөреслеген тикшерү өчен Санкт-Петербургга эш сәфәренә җибәрелә. 1851—1853 елларда Якын Көнчыгышка (Истанбул, Димәшкъ, Каһирә) эш сәфәренә җибәрелә. Эш сәфәреннән килгәч, миссионер (мөселманлыкка каршы) бүлекчәдә Көнчыгыш телләрен укыта. «Мөселманлыкка каршы моназара» дигән предметны укытуыннан баш тарту һәм уку планыннан читкә китү сәбәпле Ильминский 1858 елда академиядән китәргә мәҗбүр булган.

18581861 елларда Ырынбур чик буе комиссиясендә тәрҗемәче булып эшли.

1861 елда Казанга кире кайта һәм Казан университетының тарих-филология факультетында татар теле кафедрасында лекцияләр укый. 1862 елда Ильминский Санкт-Петербургда керәшен татарлары өчен кириллицада әлифба китабын нәшер итә. 1863 елда Казанда керәшен татар мәктәбенә нигез сала. Мәктәпнең программасы шундый була: «...төп укыту предметлары - татарча (әмма рус хәрефләре белән) басылган китаплар буенча Алла кануны, догалар, изгеләр тарихы, һәм кыскача катехизис».[1]

1873 елда Ильминский Казан әҗнәбиләр укытучылар семинариясе нигезләнә һәм үлгәнгә кадәр аның директоры булып кала.

1891 елның 27 декабрендә Ильминский вафат булган. Арча зиратында күмелгән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Культура и письменность Востока. Книга VI. Баку, 1930, стр. 8.