Николай Катанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Николай Катанов

Тулы исеме Николай Федор улы Катанов
Һөнәре галим
Туу датасы 18 май 1862(1862-05-18)
Туу җире Изюм даласы
Үлем датасы 10 март 1922(1922-03-10) (59 яшь)
Үлем җире Казан

Николай Федор улы Катанов — күренекле төрки халыклар белгече.

Тормыш юлы һәм эшчәнлеге[үзгәртү]

Николай Катанов 1862 елның 6(18) маенда Енисей кушылдыгы Абаканның сул ярында урнашкан Аскиз авылыннан 17 км ераклыктагы Изюм дигән даладагы җирдә хакас гаиләсендә туа. 1869-1876 елларда ул Аскиздагы училищеда укый, ә 1876 елда Красноярскидагы гимназиягә укырга керә, аны 1884 елда алтын медаль белән тәмамлый. 1884-1888 елларда ул – Петербург университетының көнчыгыш факультеты студенты. 1888-1892 елларда Катанов Фәннәр академиясенең Сеҗердә, Монголиядә, Кытай Төркестанында үткәргән фәнни экспедициясендә катнаша, төрки халыкларның тормыш-көнкүрешен гореф-гадәтләрен, телен, авыз иҗатын өйрәнә. 1893 елның ахырында ул төрки-татар теле магистры дәрәҗәсенә имтихан бирә һәм Казан университетының төрки-татар теле кафедрасына гадәттән тыш профессор итеп билгеләнә. 1894 елның 29 гыйнварында ул “Төрки-татар кабиләләренә этнографик күзәтү” дигән кереш лекциясен укый.

1903 елда Н. Катанов “Урянхай телен фәнни тикшерү тәҗрибәсе” дигән темага докторлык диссертациясен яклый. 1907 елда Казан университеты аңа, диссертация якламыйча гына, икенче докторлык дәрәҗәсе бирү турында карар чыгара. 1911 елда Катанов Казан рухани академиясенә эшкә күчә, анда ул татар теле укыта. 1917 елгы инкыйлабыннан соң Катановның эшчәнлеге Казан университетында үтә.

Казанда эшли башлау белән Н. Катанов Көнчыгышны өйрәнүче зур галим буларак таныла. Ул 28 ел дәвамында (1894-1922) Казан университетының археология, тарих, этнография җәмгыятендә хакыйкый әгъза булып тора, шуның 16 елын (1898-1914) аның рәисе, ике ел (1896-1898) сәркатип була. Шулай ук “Җәмгыять” чыгара торган “Хәбәрләр”нең редакторы вазифасын да үти. Аның Көнчыгыш басмаларына библиографик, аннотацияле күзәтүләре җыентык һәм журналларда һәрдаим басылып тора. Ул “Җәмгыять”нең гомуми җыелышларында дистәләгән докладлар белән чыгыш ясый, “Хәбәрләр”дә 130 мәкалә бастыра; алар төрки халыкларның килеп чыгышы, теле, нумизматика, исламны өйрәнүгә багышланган. Ул җирле төбәкнең тарихи үткәне – борынгы Болгар дәүләте, Казан ханлыгы һәм Казан шәһәре буенча да шөгыльләнә. Ул археологик казынулар алып барганда табылган мөселман акчаларын, болгар эпиграфик һәйкәлләрен, материал культура әйберләрен өйрәнә.

Н. Катанов зур җәмәгать эше алып бара, педагогика, гыйлем, китап басу, редакторлык, тәрҗемә өлкәсендә зур эшчәнлек күрсәтә. Ул китап, музей белгече, библиограф һәм журналист, географ һәм сәяхәтче булган.

Н. Катанов хезмәтләре үзе исән вакытта ук олы бәягә лаек була һәм ул бик күп җәмгыятьләрнең хакыйкый әгъзасы була.

Н. Ф. Катанов 1922 елның 10 мартында Казан шәһәрендә вафат була.