Николай Никифоров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Никифоров latin yazuında])
Николай Никифоров
Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры
Вазыйфада
21 май 2012 – 18 май 2018
Аңа кадәр Юрий Щёголев
Дәвамчысы Константин Носков (РФ санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры вазифасында)
Татарстан премьер-министры урынбасары — мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры
Вазыйфада
апрель 2010 ел – май 2012 ел
Дәвамчысы Роман Шәйхетдинов
Туган 24 июнь 1982(1982-06-24) (41 яшь)
Казан, ТАССР, ССРБ
Белем Казан дәүләт университеты

Николай Анатолий улы Никифоров (рус. Николай Анатольевич Никифоров) — Татарстан һәм Россия сәясәтчесе, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры (2010—2012), Россия элемтә министры (2012―2018). «Иннополисны үстерү» ҖЧҖ башлыгы (2018 елдан)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Никифоров 1982 елда Казанда туган. 2004 елда Казан Дәүләт Университетының икътисад факультетын тәмамлаган.

2011 елның декабрендә Казан тикшеренү һәм технология университетында (КХТИ) «Дәүләт электрон хезмәте күрсәтүдә мәгълүмат агымы белән инновация моделе нигезендә идарә итү (Татарстан мисалында)» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган[2].

2005 елдан бирле Татарстан премьер-министрының мәгълүмат технологияләрендәге киңәшчесе булып эшли.

2006 елда Татарстанның мәгълүмат технологияләре үзәге җитәкчесе итеп билгеләнгән.

2010 елның апреленнән Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын җитәкләгән.

2012 елның 21 маеннан2018 елның 18 маена кадәр — Россиянең элемтә министры[3], РФ санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры в. б.[4].

Отставкадан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Отставкадан соң (2018), «Иннополисны үстерү» ҖЧҖ (ООО «Развитие Иннополиса») һәм «Дигинавис» ҖЧҖ оештыра һәм җитәкли, Магнитогорск металлургия комбинатының Директорлар советы әгъзасы була[5][6].

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Хатыны Ирина Шәрипова (1992 елда Үзбәкстанда туган), топ-модель.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]