Николя Саркози

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Николя Саркози

Тулы исеме Nicolas Sarkozy
Туу датасы 28 гыйнвар 1955(1955-01-28) (57 яшь)
Туу җире Париж, Франция
Гражданлыгы Франция байрагы Франция
Хатыны 1) Мари-Доминик Кюльоли (1982—1996)
2) Сесилия Саркози (1996—2007)
3) Карла Бруни (2008 елдан)
Балалары уллары: Пьер һәм Жан (1 нче никахтан), Луи (2 нче никахтан)

Николя́ Поль Стефа́н Саркози́ де На̀дь-Бо́ча (фр. Nicolas Sarkozy, тулы исеме Nicolas Paul Stéphane Sárközy de Nagy-Bócsa) — Франциянең дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Француз Җөмһүриятенең 23 нче президенты һәм Бишенче Француз Җөмһүриятенең 6 нчы президенты. Президент буларак, шулай ук Андорра кенәзе. Президент булып 2007 елның 6 маенда сайлана, вазифага, Жак Ширакны алыштырып, 16 май көнне керешә.

Идарә итә торган «Халык хәрәкәте өчен берлек» фиркасе (фр. Union pour un mouvement populaire, UMP) җитәкчесе.

Франциядә аны шаяртып «Сарко» (Sarko) кушаматы белән атыйлар.

Белемне католик мәктәптә ала. Аннары «Көнбатыш Париж — Нантер-ля-Дефанс» университетында укый. Юрист белгече була.


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә