Новороссийск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
шәһәр (1866 елдан)
Новороссийск
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Өлкә Краснодар крае
Шәһәр округы Новороссийск
Координаталар 44°43′″ т. к. 37°46'" кч. о. (G)
Нигезләнде 1838
Мәркәз биеклеге 20 м
Халык саны 241 788 кеше (2010)
UTC UTC+4
Телефон коды +7 8617
Почта индекслары 353900—353925
Рәсми сайт http://admnvrsk.ru/
Бүләкләр Каһарман шәһәр Ленин ордены I дәрәҗә Бөек Ватан Сугышы ордены
Новороссийск (Россия)
Red pog.png
Новороссийск (Краснодар крае)
Red pog.png

Новороссийск (рус. Новороссийск, адыг. Цӏэмэз) — Русия шәһәре, Краснодар краеның халык саны буенча өченче шәһәр.

Халык саны — 241 788 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 298 068 кеше.[1]

География[үзгәртү]

Шәһәр Кара диңгезнең туңмый торган тирән сулы Цемес бухтасы яры 25 километр буйлап сузылган, Краснодардан 136 километр ераклыкта урнашкан. Новороссийск — эре транспорт үзәге. Шәһәрдә Русиянең һәм Кара диңгездә урнашкан иң эре порты урнаша; Краснодар — Новороссийск тимер юлының соңгы пункты, шоссе юллары төене. Русия хәрби-диңгез флотының базасы.

Климат[үзгәртү]

Новороссийск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C 6,1 5,7 8,7 14,1 19,2 23,7 27,4 27,0 22,3 17,0 11,2 7,0 15,8
Уртача температура, °C 4,3 3,7 6,5 11,6 16,5 21,1 24,8 24,6 20,1 14,8 9,2 5,3 13,6
Уртача минимум, °C 2,4 1,6 4,1 8,7 13,4 18,4 22,0 21,8 17,4 12,4 7,1 3,3 11,1
Явым-төшем нормасы, мм 93 78 73 65 61 72 54 59 62 75 92 104 888
Чыганак: Метеостатистика Краснодарского края

Сәгать поясы[үзгәртү]

Map of Russia - Moscow time zone.svg

Новоросийск халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Тарих[үзгәртү]

Новороссийск күренеше

Новороссийск 1838 елда Суҗук-Кале исемле төрек ныгытмамсы калдыклары урынында нигезләнгән. 1853—56 еллардагы Кырым сугышы вакытында инглиз-француз эскадрасы тарафыннан җимереп бетерелә; 1860 елда юкка чыгырыла.

1866 елда торгызыла, шәһәр статусын ала һәм яңа оешкан Кара диңгез округының административ үзәге итеп билгеләнә. 1896 елданКара диңгез губернасының административ үзәге.

Шәһәрнең алдагы үсеше Екатеринодар — Новороссийск тимер юлы (1888 елда төзелә) һәм диңгез порты төзелеше (1896) белән бәйле.

Ватандашлар сугышы вакытында шәһәр каты сугышлар аренасы булып торган.

Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрнең өлеше алман-фашист гаскәрләре тарфыннан алынган (сентябрь 1942). 1943 елның 4 февраленә карышы төндә, Станичка бистәсе янында (Новороссийскидан көньяграк) диңгезчеләр десанты төшкән һәм плацдармны алган (соңрак — "Кече Җир", (Малая Земля)). 1943 елның 16 сентябрендә азат ителә.

1973 елда шәһәргә каһарман шәһәр дәрәҗәсе бирелә.

Халык[үзгәртү]

1897[2] 1913[3] 1926[3] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
16 897 ~46 000 ~66 200 ~95 200 93 461 132 744 159 135 185 938 232 079 241 788

Милли состав (2002): руслар — 86,0%, әрмәннәр — 4,3%, украиннар — 3,6%, татарлар — 1,3%.[9]

Административ бүленеш[үзгәртү]

Новороссийск 5 районга бүленә:

  • Үзәк районы
  • Көнчыгыш районы
  • Көньяк районы
  • Новороссийск районы
  • Диңгез буе районы

Галерея[үзгәртү]

Панорама[үзгәртү]

Адмирал Серебряков яр буе урамы панорамасы
Адмирал Серебряков яр буе урамы панорамасы

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү]

Кызыклы фактлар[үзгәртү]

1797—1802 елларда Новороссийск исемен Украинадагы Днепропетровск шәһәре йөрткән.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү]