Ногыт борчагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ногыт борчагы
Phaseolus vulgaris
Ногыт борчагы (Phaseolus vulgaris)
Фәнни классификация
Патшалык: Үсемлекләр
Бүлекчә: ябык орлыклылар
Сыйныф: ике өлешлеләр
Тәртип: Кузак чәчәклеләр
Гаиләлек: Кузаклылар
Асгаиләлек: күбәләкчәчәклеләр
Ыруг: Ногыт борчагы
Латин атамасы
Phaseolus L.

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 203844
NCBI 3883

Ногыт борчагы яки фасо́ль (лат. Phaséolus) — бөртекле-кузаклылар гаиләсенә кергән үсемлек. Күп кенә витаминнар һәм минераллар чыганагы.

Ногыт борчагында аеруча калий, фосфор, бакыр, цинк күп. Цинк организмдагы фермент, гормон һәм инсулинны синтезлауда катнаша. Аксымга бай ногыт борчагы азык кыйммәте буенча хәтта итне дә узып китә. Консервланган хәлдә дә файдалы үзлекләрен саклый. Пешкән ногыт борчагы ашказаны эшчәнлеген җайга сала. Ул үт куыгындагы ташларны кудырырга да сәләтле. Аны бавыр ялкынсынганда ашарга киңәш итәләр. Ногыт борчагы туклану рационында иң кирәкле ризыкларның берсе, бигрәк тә шикәр диабеты белән интегүчеләргә, чөнки кандагы шикәрне киметә. Калий тозы күп булганлыктан, ул бәвел кудыргыч ролен дә үти.

Халык медицинасында аның кузагыннан ясалган төнәтмәсе ярдәмендә бөер, үт куыгы, хроник ревматизм һәм буыннарга тоз утыру, ашказаны гастриты, гипертония чирләреннән дәваланалар. Төелгән ногыт борчагы оны белән элек-электән тәндәге пешкән урыннарны, җәрәхәтләрне дәвалаганнар.

Сылтамалар[үзгәртү]