Нургаяз Гарифьянов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нургаяз Гарифьянов latin yazuında])
Нургаяз Гарифьянов
Туган 15 май 1920(1920-05-15)
Татарстанның Балтач районы Чутай авылы
Үлгән 14 март 1970(1970-03-14) (49 яшь)
Һөнәре физик
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Нургаяз Гарифьянов — күренекле татар физика галиме.

Н. Гарифьянов 1920 елның 15 маенда Татарстанның Балтач районы Чутай авылында дөньяга килә. 1938 елда Малмыж шәһәрендә урта мәктәп тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Укуын тәмамларга аңа Бөек Ватан сугышы комачаулый — 1943 елның көзендә ул армия сафларына алына. Аны элемтә училищесына укырга җибәрәләр. Булачак галим элемтә взводы командиры сыйфатында Украина, Молдавия, Румыния, Маҗарстан, Болгария җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Н. Гарифьянов университетта укуын дәвам итә. 1949 елда университетны тәмамлый һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан физика-техника фәнни тикшеренү институтының аспирантурасына керә. Аны тәмамлап 1953 елда кандидатлык диссертациясе яклый, әлеге институтта киң фәнни эш башлап җибәрә, үзенең фәнни мәктәбен булдыра. 1965 елда аңа диссертациясез, зур фәнни казанышлары өчен физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Фәнни эшчәнлегенең беренче көннәреннән гомеренең ахырына кадәр шушы институтта магнитлы радиоспектроскопия юнәлешендә фәнни тикшеренүләргә җитәкчелек итә. Профессор Н. Гарифьянов йөздән артык зур фәнни хезмәт авторы. Ул дистәдән артык яшь галим хәзерләде. Аларның күбесе әле бүген дә остазларының эшен уңышлы дәвам итә. Ул парамагнит резонансы өлкәсендә СССРның иң күренекле белгече дип танылды.

Галим теоретик булу белән беррәттән киң колачлы экспериментатор да иде. Бу җәһәттән ул күп кенә очракларда нәтиҗәгә ирешүнең бөтенләй көтелмәгән, иң рациональ, туры юлларын таба белде. Галим таланты һәм экспериментатор интуициясе бу шәхестә гаҗәеп тирән кушылган иде. Физик буларак ул комплекслы кушылмалар химиясенең күп тармакларын үстерү һәм киңәйтүгә бәя биреп бетергесез зур өлеш кертте, физика фәненең иң актуаль юнәлешендә өйдәп баручы галим булды.

Н. С. Гарифьянов СССР Фәннәр академиясе Президиумы премиясе лауреаты.

Илле яше дә тулмаган килеш 1970 елның 14 мартында каты авырудан вафат булды.

1971 елда халык депутатларының Казан шәһәр Советы карары белән Казан шәһәренең бер урамына профессор Н.С.Гарифьянов исеме бирелде.