Нур Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нур Зарипов latin yazuında])
Нур Зарипов
Нур Зарипов

Нур Зарипов
Тугач бирелгән исеме: Нурмөхәммәт Талип улы Зарипов
Туу датасы: 15 июнь 1925(1925-06-15)
Туу урыны: Ишембай районы, Көзән авылы
Үлем датасы: 6 сентябрь 1997(1997-09-06) (72 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1960-1997
Юнәлеш: публицистика, тәнкыйть
Жанр: фәнни мәкалә
Иҗат итү теле: рус теле, башкорт теле
Дебют: «Тәүге гвардеецларның берсе» (1968)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1987)
Бүләкләр: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)

Нур Зарипов (тулы исеме Нурмөхәммәт Талип улы Зарипов, баш. Нурмөхәммәт Талип улы Зарипов) – язучы, әдәбият галиме, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987). Филология фәннәре кандидаты (1964). БАССР атказанган фән эшлеклесе (1982).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшәгән йорты диварында истәлек тактаташ

1925 елның 15 июнендә БАССР Ишембай районы Көзән авылында туган. Макар урта мәктәбен (1942), Уфа педагогия институтын (1951), КПСС ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясен (1962) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның февралендә армиягә алына. Пехота училищесында укый. Сугышта пулемётчы, взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1944 елның гыйнварында каты яралана. 1944 елның октябрендә, II төркем инвалидлык бирелеп, хәрби хезмәттән азат ителә.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көзән авылында авыл советы сәркатибе (1944-1947), студент (1947-1951), Гафури районы Үтәк мәктәбендә директор (1951-1956), БАССР мәгариф министрлыгында инспектор (1956), Уфа Тарих, тел һәм әдәбият институтында фәнни хезмәткәр (1956-1959, 1964, 1967-1976, 1981-1997), Мәскәүдә КПСС ҮК мәдәният бүлегендә инспектор (1963-1964).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби тәнкыйть, халык иҗаты, текстология өлкәсендә эшли. Беренче мәкаләсе 1950 елда басыла. Имай Насыйри, Төхфәт Янәби, Әкрам Вәли, Сәйфи Кудаш, Шамун Фидаи, Гайнан Әмири иҗатын өйрәнә, җыентыкларын төзеп бастыра: Т.Янәби «Сайланма әсәрләр» (1958), И.Насыйри «Әсәрләр. III том» (1968), С.Кудаш «Восхождение» (Мәскәү, 1977), «Вершины» (Уфа, 1979). Имай Насыйри иҗаты буенча аерым китап («Тәүге гвардеецларның берсе», 1968) бастыра. «Башкорт совет әдәбияты тарихы»н язуда катнаша. «Башкорт халык иҗаты» җыентыгын мөхәррирли (Салават Юлаев премиясе, 1987 ел). Чәчәннәр эшчәнлеген, халык әкиятләренең, кобайырларның төзелешен өйрәнә.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1971)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

2. С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]