Нәҗип Асанбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Нәҗип Асанбаев

Тулы исеме Николай Васильевич Асанбаев
Һөнәре язучы
Туу датасы 7 ноябрь 1921(1921-11-07)
Туу җире Бакалы районы, Акман авылы
Милләте татар
Үлем датасы 28 март 2013(2013-03-28) (91 яшь)
Үлем җире Уфа
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены (1944)

Ватан сугышы ордены, 1-нче дәрәҗә (1945)

Ватан сугышы ордены, 2-нче дәрәҗә (1985)

Нәҗип Асанбаев, Николай ВасильевичБашкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, драматург. Башкортстан халык язучысы (2006). Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү]

1921 елда Акман исемле керәшен авылында гади игенче гаиләсендә туган.

1939 елда Уфада финанс-икътисад техникум тәмамлый. Ярмәкәй урта мәктәбендә укыта.

1941 елда Рязань хәрби училищесын тәмамлап, фронтка батарея командиры итеп җибәрелә. Сугышны гвардия капитаны званиесендә тәмалый. 1949 елда Совет гаскәреннән җибәрелә.

1950-1959 елларда Кызыл Таңның әдәби хезмәткәре, Октябрьски һәм Салаватта хәбәрче. Сигез ел Салават башкорт театрында (элекке Авыргазы татар колхоз-совхоз театры) директор булып эшли. Шул елларда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый.

1961-1963 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый.

1963-1965 елларда Башкорт академия театры директоры.

Иҗади эшен прозаик буларак башлый. 1950 еллар ахырында драматургиягә күчә. Нәҗип Асанбаев, нигездә, талантлы драматург булып танылды. Аның дистәләрчә пьесалары төрле театрларда сәхнәләштерелде һәм зур уңыш белән барды.

2013 елның 28 мартында Башкортстанның халык язучысы, мәшһүр прозаик, язучы, драматург, Бөек Ватан сугышы ветераны, җәмәгать эшлеклесе Николай Васильевич Асанбаев (Нәҗип Асанбаев) вафат булды.[1][2]

Сәхнә әсәрләре[үзгәртү]

Дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр[үзгәртү]

Нәҗип Асанбаев сугышта катнашкан өчен, орден, медальләр белән бүләкләнгән.

1983 елда Салават Юлаев премиясенә лаек була.

Искәрмәләр[үзгәртү]