Об култыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Об култыгы latin yazuında])

Об (Уба) култыгы
68°50′00″ т. к. 73°30'00" кч. о. (G) (T)
Югарыдагы акваторияләрКара диңгезе, Төньяк Боз океаны
ИлРусия Русия
Типэстуарий
Яр буе сызыгы озынлыгы800 км
Иң зур тирәнлек25 м
Уртача тирәнлек12 м
Коючы елгаларОб, Таз, Пур, Надым, Ныда
Об култыгы (Ямал-Ненец автономияле округы)
[[commons:Category: Gulf of Ob Викиҗыентыкта|Об (Уба) култыгы]] Викиҗыентыкта

Об култыгы, Уба култыгы (рус. Обская губа) — Кара диңгезенең култыгы (губа), Ямал һәм Гыда ярымутраулары арасында. Об елгасының эстуарие.

Озынлыгы 800 км, киңлеге 30-80 км. Өстенлек итүче тирәнлекләр — 10-12 м. Көнбатыш яры тәбәнәк, көнчыгыш яры калку һәм текә. Көнчыгышта Об култгыннан Таз култыгы аерылып чыга. Октябрьдән июньгәчә боз белән капланган. Су күтәрелешләре ярым тәүлекле, биеклеге 0,7 метрга кадәр.

Торак пунктлар — Новый Порт, Ямбург, Мыс-Каменный.

Об култыгы балыкка бай: биредә алабуга, чөгә, нельма, шамбы, силед, моксыл, чекур һ.б. балыклар яши.