Огюст Беернарт
| Огюст Беернарт | |
![]() О.Беернарт 1909 елда
|
|
| Тулы исеме | Огюст Мари Франсуа Беернарт нидерл. Auguste Marie Francois Beernaert |
|---|---|
| Һөнәре | сәясәтче |
| Туу датасы | 26 июнь 1829 |
| Туу җире | Остенде Бельгия |
| Гражданлыгы | |
| Үлем датасы | 6 октябрь 1912 (83 яшь) |
| Үлем җире | Люцерн, Швейцария |
| Хатыны | Матильда Вильгельмина Мария Борель |
| Бүләк һәм премияләре | |
Огюст Мари Франсуа Беернарт (нидерл. Auguste Marie Francois Beernaert; 26 июнь 1829 ел Остенде Бельгия – 6 октябрь 1912 ел Люцерн, Швейцария) – бельгияле сәясәтче, 1884-1894 елларда Бельгия премьер-министры, 1909 елда Поль д’Этурнель де Констан белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Биография [үзгәртү]
Беернарт Остенд каласында бай фламанд католигы гаиләсендә, 1829 елның 26 июнендә туа. Аның әтисе дәүләт җыемнары департаментында эшләгән була. Огюстның тууыннан соң озакламый, ул Намюрга күчерелә һәм анда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе була. Огюст һәм аның сеңлесе хезмәтчеләр белән тулы йортта үсәләр. Намюрның иҗтимагый мәктәпләре университетка керерлек белем биргәнгә, Огюст аерым укытучылардан дәрес ала, шулай ук аның белем алуына әнисе дә зур өлеш кертә. Әнисе ярдәмендә, яшь Беернарт белемнәргә, хезмәткә һәм тырышлыкка бәйлелек тудыра. 1846 елда ул университетка укырга керә һәм биш елдан соң хокук докторы дәрәҗәсен ала. Ике ел буена Огюст Франция һәм Алмания университетларында йөреп, хокук өйрәтү системасын өйрәнә. Үзенең нәтиҗәләрен ул « Франция һәм Алмания университетларында хокук өйрәнүнең хәле» дигән докладында ачып бирә. Ул доклад Бельгия эчке эшләр министрына да күрсәтелә (1853 ел) һәм Беернарга күпмедер күләмдә атаклы булуны китерә.
Беернарт Бельгиянең 1899 һәм 1907 елгы Гаага конвенцияләренә кул куйганда вәкиле була. Даими арбитраж мәхкәмәсендә эшчәнлеге өчен, ул 1909 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. (Поль д'Этурнель де Констан белән бергә).
Огюст Беернарт 1912 елның 6 октябрендә, Люцернда үпкә ялкынсынуыннан вафат була.
Чыганак [үзгәртү]
| Бу сәясәтчеләр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
|
|
|
|---|---|
|
Анри Дюнан / Фредерик Пасси (1901) • Эли Дюкоммен / Шарль Альбер Гоба (1902) • Уильям Рандал Кример (1903) • ХКИ (1904) • Берта Зутнер (1905) • Теодор Рузвельт (1906) • Эрнесто Теодоро Монета / Луи Рено (1907) • Клас Понтус Арнольдсон / Фредрик Байер (1908) • Огюст Беернар / Поль Анри д’Эстурнель де Констан (1909) • ХТБ (1910) • Тобиас Ассер / Альфред Герман Фрид (1911) • Элиу Рут (1912) • Анри Лафонтен (1913) • ХКХК (1917) • Томас Вудро Вильсон (1919) • Леон Виктор Огюст Буржуа (1920) • Карл Яльмар Брантинг / Кристиан Ланге (1921) • Фритьоф Нансен (1922) • Джозеф Остин Чемберлен / Чарлз Гейтс Дауэс (1925) |
|
|
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |
- Ачыклык тирәнлеге зур булган битләр
- Шәхесләр
- 26 июнь көнне туганнар
- 1829 елда туганнар
- Остендеда туганнар
- 6 октябрь көнне вафатлар
- 1912 елда вафатлар
- Люцернда вафатлар
- Сәясәт эшлеклесе эшләп бетерелмәгән мәкаләләр
- Сәясәтчеләр
- Бельгия премьер-министрлары
- Бельгия тышкы эшләр министрлары
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Бельгиядән Нобель премиясе лауреатлары
