Оештырылган җинаятьчел төркем

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Оештырылган җинаятьчел төркем latin yazuında])
Оештырылган җинаятьчел төркем
 Оештырылган җинаятьчел төркем Викиҗыентыкта

Оештырылган җинаятьчел төркем - бер яки бердән артык җинаять кылу өчен оештырылган тотрыклы шәхесләр төркеме.

Тотрыклылык төркемгә хас үзлек буларак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тотрыклылык күтәренке ныклык белән аерылып торучы субъектив бәйләнешнең аерым бер төреннән гыйбарәт; тотрыклы төркем тотрыксыздан бердәмлеге һәм хәтәрлеге белән аерылып тора. Тотрыклылык алдан ук булган ныклы шәхси яки хезмәт бәйләнешләренә, җинаятьчел профессионализмга нигезләнгән булырга мөмкин. Тотрыклылыкның күрсәткече буларак җинаятьчел хәрәкәтләрнең дәвамлылыгы һәм күпэпизодлылыгы, төркемнең җинаять кылу өчен техник чаралары булуы, җинаять эшләүгә рольләрне бүлүне үз эченә алган четерекле әзерлек хезмәт итәргә мөмкин.

Җинаятьчел төркем бер җинаять кылу максаты белән дә корылырга мөмкин.

Җинаятьчел төркемнең криминологик билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Криминологлар оештырылган төркемнең билгеләре буларак төркемдә үз-үзеңне тотыш кагыйдәләренең, аерым кыйммәтләрнең барлыкка килүен, аерым катнашучының лидер ролен уйнавын, иерархия булуны, иҗтимагый рольләрне бүлүне һ.б. исәплиләр.

Оештырылган җинаятьчел берләшмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оештырылган җинаятьчел берләшмә ул ОҖТ үсешендәге иң югары дәрәҗә. Күп кенә илләрдә тора-бара ОҖБ төшенчәсен ОҖТ төшенчәсен кысрыклап чыгара. ОҖБ ОҖТдан үзенең киң колачлары белән аерылып тора.

Иң билгеле җинаятьчел төркемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]