Озаннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Озаннар latin yazuında])
Теше һәм иркәк озан

Озаннар (лат. Lyrurus) — тавыксыманнар отрядыннан урман тавыклары ассемьялыгының кошлар ыругы.

Иркәк озан — кара, теше чуар төстә була. Озынлыгы 53–57 см, авырлыгы 1,2–1,8 кг. Иркәкнең койрыгы лирасыман. Ауразиянең яфраклы һәм катнаш урманнарында яшиләр. Яз көне кошлар, төркемнәргә җыелып, гөлдерәп чакыру уенын башлап җибәрәләр. Кышын агач бөреләрен һәм каен орлыкларын чүплиләр. Төнлә көпшәк кар астына кереп күмеләләр. Аучылык объекты.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыругка ике төре керә:

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]