Октябрьск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Октябрьск latin yazuında])
(Октябрьск (Самар өлкәсе) битеннән юнәлтелде)
Октябрьск
Карта
Ил Россия
Республика Самар өлкәсе
Шәһәр бүлгесе Октябрьск
Координатлар 53°10'0"тн, 48°40'0"кнч
Нигезләнгән 1684
Мәйдан 23 км²
Мәркәз биеклеге 55 м
Халык саны 27 244 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 84646
почта индекслары 445240
Автомобиль коды 63, 163
Рәсми сайт oktyabrskadm.ru/

Октябрьск (рус. Октябрьск) — Самар өлкәсендә урнашкан шәһәр.

Халык саны — 27 244 кеше (2010).[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрьск Идел елгасының (Сарытау сусаклагычының) уң ярында, Самар борылышының көньяк-көнбатыш өлешендә, Самардан 154 километр көньяк-көнбатыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлында станциясе (СамарСызранПенза сызыгы). Шәһәр янында М5 «Урал» (МәскәүРязаньПензаСамарУфаЧиләбе) автоюлы бара. Октябрьскида Идел аша тимер юл күпере («Сызран күпере») урнаша.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1684 елда татар крепосте җимереклекләре урынында[2] Городище (соңрак — Вознесенское, Костычи, Старые Костычи) бистәсе барлыкка килә. 1704 елда Батраки бистәсе барлыкка килә.

1874 елда Моршанск-Сызран тимер юл сызыгы Батраки кадәр төзелә; 1876 һәм 1898 елларда Батраки аша тагын ике тимер юл (Самар-Ырынбур һәм Мәскәү-Казан сызыклары) төзелә. 1880 елда Идел аша күпере ачыла. 1882 елда Печерский әсфәлт заводы эшчеләрнең бистәсе оеша.

1942 елда югарыдагы торак пунктлар Сызран шәһәренең Октябрь районына үзгәртеп корылалар. 1956 елда Сызран шәһәренең Октябрь районы шәһәр составыннан чыгарыла һәм Октябрьск шәһәренә үзгәртеп корыла.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
33 771 33 981 29 769 27 449 25 336 27 244

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 91,8% 93,1%
татарлар 1,2% 1,4%
украиннар 1,6% 1,3%
алманнар 1,9% 1,1%

Шәһәрдә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]