Олы Тархан районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олы Тархан районы latin yazuında])
Олы Тархан районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Олы Тархан

Нигезләү датасы

1938 елның 4 августы

Юкка чыгару датасы

1959 елның 14 октябре

Рәсми телләр

рус, татар

Халык саны  (1939)

32 442 кеше[1]

Милли состав

татарлар, мордва, чувашлар, руслар[1]

Олы Тархан районы (рус. Большетарханский район) — 1938 елдан 1959 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Тәтештән Көньяк-Көнбатышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көньяк-Көнбатышында урнашкан. Административ үзәк - Олы Тархан авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы Тархан районы территориясе 1920 елга кадәр Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан вулысында һәм Казан губернасының Тәтеш өязендә, 1920 елдан 1927 елга кадәр Буа кантуны Тархан вулысында һәм Тәтеш кантунында, 1927 елдан 1930 елга кадәр Буа кантуны Тархан вулысында, 1930 елдан 1938 елга кадәр Тәтеш районы Олы Тархан авыл советында һәм Чынлы районында урнашкан.

1938 елның 4 августында Тәтеш һәм Чынлы районнарыннан бүленеп чыгу юлы белән барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1959 елның 12 октябрендә Олы Тархан районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Тәтеш районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елда район мәйданы 900 км² тәшкил иткән.[3]

1948 елда Олы Тархан районы 23 авыл советына бүленгән: Бакырчы, Бессоново, Богдашкино, Олы Тархан. Бурцево, Югары Тархан, Башчы, Иоково, Кадыш, Килдеш, Киртәле, Күшки-Яңа Тимбай, Кызыл Тархан, Түбән Тархан, Мукшы Тайбасы, Пролей-Каша, Рус Кичәк, Сумароково, Сөендек, Татар Бидәңгесе, Урюм, Чуаш Чурапаны, Чуаш Чагылдымы. Район мәйданы 786 км² тәшкил иткән.[2]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елда халык саны 32442 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 34,1 %, мордва - 25%, чувашлар - 21,4 %, руслар - 19%.[1]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2409
  2. 2,0 2,1 http://www.millattashlar.ru/index.php/ОЛЫ_ТАРАХАН_РАЙОНЫ_(Больше-Тарханский_район)
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.