Онтогенез

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Онтогенез latin yazuında])

Онтогенез (гр.: оп — төр, килеш, ontos — асыл) - ул организмның индивидуаль үзгәрешен аңлата. Бу термин Һеккель тарафыннан кертелгән (1866). Хайван һәм үсемлек организмнарының тууы аталану (серкәләнү) процессында ук башланса, аларның онтогенезы аналык җенес күзәнәге аталанганнан соң башлана. Һәр организм онтогенез процессында бер-бер артлы бара торган фазаларны, стадияләрне кичерә. Кешедә алар: эмбриональ (ана карынында) һәм аңардан соң. Кеше онтогенезы бала дөньяга килгәннән соң дәвам итә, һәм ул стадия индивидның аңга ия җан иясе булып формалашуында хәлиткеч роль уйный.

Организм күзәнәкләрендә язылган нәселдәнлек инфор- мациясенең реальләшүе онтогенезның нигезен тәшкил итә. Бу программа күп төрле факторлар йогынтысы астында тормышка ашырыла. Монда тышкы даирәдәге, шулай ук күзәнәкләр һәм нервлар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр дә катнаша. Гомумән алганда, кеше рәвешендә туган индивидның дөнья турында чыккан белемнәргә ия булып, акыл белән эш итеп нормаль эшчәнлек алып бара алуында югарыда күрсәтелгән шартларның роле гаять зур.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит325.