Оппауда химик заводта шартлау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Оппауда химик заводта шартлау latin yazuında])
Заводның шартлаудан соң күренеше
Заводның шартлаудан соң күренеше

Оппауда химик заводта шартлау — 1921 елның 21 сентябрендә BASF компаниясенең Оппау шәһәрчеге (хәзерге вакытта Рейнланд-Пфальц җирендә урнашкан Рейндагы Людвигсхафен шәһәре составына керә) янында урнашкан химик эшханәсендә булган авыр техноген һәлакәт. Һәлакәт корбаннары саны 561 кеше була. Шулай ук күпсанлы җимерелүләргә китерә.

Шартлау анилинлы буяулар һәм ашламалар заводында була, шулай ук анда төрле шартлагыч матдәләрнең компонентларын, шул исәптән агулы фосген газын да җитештергән булалар. Һәлакәткә кадәр берничә ай алдан эшханәдә якынча йөз кешенең үлеменә китергән авыр бер авария булган була: азот белән водородны катыштыру мичкәсе шартлый.

Һәлакәтнең турыдан-туры сәбәбе булып озак ятып тыгызланган аммоний сульфатын һәм нитратын ваклар өчен шартлагыч матдә кулланганда бу ятмаларның детонациясе тора [1]. Аңа кадәр озак вакыт дәвамында бу максатта детонация тудырмаган кара дарылы картон торбалар кулланыла торган була. Ләкин подрядчы-шартлатучы экономия максатында көпшәкләндерү максатында куәтлерәк шартлагыч матдәне - рекарокны [2] (калий хлораты белән бензинның кушылмасы) кулланырга карар кыла. Ул аммоний нитратының үзеннән-үзе таркалуына һәм зур күләмдә энергия чыгаруына китерә [3]. Реакциядә 4 500 т аммоний сульфаты һәм нитраты катнаша, шартлау энергиясе тротил эквивалентында 1-2 килотонн тәшкил итә.

Оппауда 1000 бинаның 800 җимерелә, 7 500 кеше яшәү урынсыз кала [4]. Шартлау нәтиҗәсендә якында урнашкан Франкенталь һәм Эдигхайм авыллары җимерелә. Якындагы станцияләрдә торучы поездлар юлларыннан алып ыргытылалар, 70 км радиуста, шул исәптән Людвигсхафенда һәм Мангеймда, барлык йортлар тәрәзәсез калалар [5], шартлау тавышы 300 км ераклыкта урнашкан Мюнхенда да ишетелә. Шартлау урынында 90га 125 метрлы үлчәмле һәм тирәнлеге 20 мга җитүче чокыр барлыкка килә. Аның урынында килеп чыккан янгын берничә көннән соң гына сүндерелә. Һәлакәт корбаннары саны 561 кеше тәшкил итә, бер ярым меңнән артык кеше яралар һәм пешүләр ала [1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Борис Денисов.. Оппауда шартлау. // vmdaily.ru. 2011-9-21 тикшерелгән.
  2. Анатолий Вассерман.. Аутсортинг буенча шартлау. // Бизнес-журнал, № 10, 20 Мая 2007 года. әлеге чыганактан 2012-07-21 архивланды. 2011-9-21 тикшерелгән.
  3. Загорский В. В.. Химик термодинамика һәм кинетика элементлары. // chem.msu.su. 2011-9-21 тикшерелгән.
  4. Deutsche Welle, Kalenderblatt:21.9.1921: Katastrophe bei BASF. 2011-9-21 тикшерелгән.
  5. Рогожников С. И.. Хакыйкать өчен үзеңне корбан итеп. // him.1september.ru. 2011-9-21 тикшерелгән.