Очёр
| шәһәр тибындагы бистә (1929 елдан) шәһәр (1950 елдан) Очёр
|
Очёр (рус. Очёр, коми-перм. Ошшор) — Пермь краенда урнашкан шәһәр (1942 елдан), Очёр районының административ үзәге.
Халык саны — 14 239 кеше (2010).[1]
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
Шәһәр Очёр елгасы (Чулман бассейны) өстендә, Пермьдан 120 километрга көнбатышрак урнаша. Якындагы тимер юл станциясе — Верещагинода (24 км).
Тарих [үзгәртү]
Очёр 1759 елда бер үк исемле елгасында Строганов бертуганнар тарафыннан чугун кою һәм һәм тимер ясау заводларны төзелү янындагы бистә буларак нигезләнә.
1928 елның 25 февралендә шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
Халык [үзгәртү]
| 1896[2] | 1939[2] | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| ~3 500 | ~5 800 | 14 000 | 15 372 | 14 836 | 16 352 | 15 563 | 14 239 |
Милли состав (2002): руслар — 95,4%, удмуртлар — 0,9%, украиннар — 0,8%, татарлар — 0,7%, коми-пермәкләр — 0,5%.[9]
Икътисад [үзгәртү]
Машиналар төзү заводы (трубалар салучы кран), кою һәм механика заводы. Азык-төлек комбинаты.
Магистраль газүткәргечләр линияле-җитештерү идарәсенең участогы.
Очёр тирәсендә — нефть, балчык, ком-гравий катнашмалар, торф чыганаклары.
Танылган шәхесләр [үзгәртү]
- Мотовилов, Герман Пётр улы (1902—1974) — совет дәүләт эшлеклесе, ССРБ урман хуҗалыгы министры (1947—1948)
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ 2,0 2,1 http://www.mojgorod.ru/permsk_obl/ocher/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ 2002 ел сан алу базасы