Патагония

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Иң еш Патагония буларак аталучы өлкәнең чикләре (кишер төсе белән билгеләнгән).

Патаго́ния — Көньяк Американың бер кисәге. Төгәл билгеләнгән чикләре юк, ләкин еш кына Аргентинадагы Рио-Колорадо һәм Чилидагы Био елгалары арасындагы территорияләрне Патагония дип атыйлар. Кайчак Патагониягә шулай ук Утлы җирне дә кертәләр. Көнбатышында Анд тауларының бер өлешен, көнчыгышта тигезлекле җирләрне үз эченә ала. «Патагония» атамасы patagón сүзеннән килеп чыккан. Бу сүз белән Магеллан экспедициясендәгеләр бу җирләрдә туып үскән озын буйлы халыкны атап йөрткәннәр. Аларның уртача буйлары 1,8 метр булган, испаннарныкы исә бары тик 1,55 м.

Климаты уртача, ярымчүлләргә хас. Еллык явмнар саны 150—300…600—700 мм гача. Июльнең уртача температурасы 2°…8°, көнбатышта —5° ка кадәр, гыйнварның уртача температурасы +10…+20°. Көчле җилләр исеп торалар. Елгалары Анд тауларыннан башланып, Патагонияне тирән каньоннар белән кисеп үтәләр. Туфраклары соры һәм кәстәнә. Кыяклы үләннәр һәм куаклыклар үсәләр.

Нефть һәм табигый газ чыганклары бар.

Галерея[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: