Пегас йолдызлыгы
| Пегас | |
|---|---|
|
сурәтне зурайтырга өчен чиртегез |
|
| Латинча исем | Pegasus (иял. к.: Pegasi) |
| Кыскартма | Peg |
| Нигез | канатлы ат Пегас |
| Туры калкулык | 21сәг 03мин тан 0сәг 08мин кача |
| Авышлык | +1° 45′ тан +36° кача |
| Мәйдан | 1121 кв. градус (7 урын) |
| Иң якты йолдызлар (зурлык < 3m) |
|
| Метеор агымнары | |
| Янәшә йолдызлыклар | |
| Йолдызлык +90° тан −54° кача киңлекләрендә күренә. Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — август–сентябрь. |
|
Пега́с йолдызлыгы (лат. Pegasus) — күк йөзендә төньяк ярымшардагы Андромедадан көньяк-көнбатышта урнашкан йолдызлык. 1120,8 квадрат градус мәйданны иңләп тора һәм гади күз белән күренә торган 166 йолдызны эченә ала. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары август–сентябрь айларында.
Эчтәлек |
Йолдызлар[үзгәртү]
Пегас йолдызлыгының иң якты йолдызлары — Әнеф (ε) — 2,38m һәм Мәркәб (α) — 2,49m. Шактый якты йолдыз Сагыйд (β) ярымдөрес үзгәрмә йолдыз булып тора, аның ялтыравы +2,3m тән до +2,7m гә кадәр билгеле периодсыз үзгәрә.
Пегас δ[үзгәртү]
XVII гасырга кадәр Әлфәрәс (гарәп. سرة الفرس сөррәт әл-фәрәс — «атның кендеге») бер үк вакытта Андромеда һәм Пегас йолдызлыкларга кергән, һәм Пегас δ исеме дә йөртелгән. 1928 елдан Халыкара Астрономия Берләшмәсенең катгый карары буенча ул Андромедага керә. Хәзер исә Пегаста δ йолдызы юк.
Зур дүртпочмак астеризмы[үзгәртү]
Сагыйд (β), Мәркәб (α), Әлҗәнеб (γ) һәм Әлфәрәс (Андромеда α) йолдызлары Зур дүртпочмак астеризмына керәләр.
Тарих һәм исемнәр[үзгәртү]
Борынгы греклар карашлары буенча Пегас — ул Горгона Медуза каныннан барлыкка килгән канатлы ат. Персей аңа атланып Андромеданы коткарды. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. грек. ίππος («ат») исемене гарәп теленә Фәрәселзөлҗәнах (гарәп. الفرس الذوالجناح әл-фәрәс әл-ҙөлҗәнах — «канатлы ат»[1]) исеме белән тәрҗемә иткән[2]. Хәзер исә гарәпләр йолдызлыкны Фәрәселгыйзам (гарәп. الفرس الأعظم әл-фәрәс әл-‘изәм — «олы ат»[3]) дип атыйлар.
Искәрмәләр[үзгәртү]
- ↑ Фәрәс — ат (хайван); зөлҗәнах — канат иясе, оча ала торган, канатлы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 180–181.
- ↑ Гыйзам — олылык, бөеклек. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 98.
|
|
|
|---|---|
| Байер | α (Мәркәб) • β (Сагыйд) • γ (Әлҗәнеб) • ε (Әнеф) • ζ (Һөмам) • η (Мәтарь) • θ (Бәһам) • ι • κ • λ (Сәгыделфәрәс) • μ (Сәгыделбариг) • ν • ξ • ο • π¹ • π² • ρ • σ • τ (Kerb) • υ • φ • χ • ψ |
| Флемстид | 1 • 2 • 3 • 4 • 5 • 7 • 8 (ε, Әнеф) • 9 • 10 (κ) • 11 • 12 • 13 • 14 • 15 • 16 • 17 • 18 • 19 • 20 • 21 • 22 (ν) • 23 • 24 (ι) • 25 • 26 (θ, Бәһам) • 27 (π¹) • 28 • 29 (π²) • 30 • 31 • 32 • 33 • 34 • 35 • 36 • 37 • 38 • 39 • 40 • 41 • 42 (ζ, Һөмам) • 43 (ο) • 44 (η, Мәтарь) • 45 • 46 (ξ) • 47 (λ, Сәгыделфәрәс) • 48 (μ, Сәгыделбариг) • 49 (σ) • 50 (ρ) • 51 • 52 • 53 (β, Сагыйд) • 54 (α, Мәркәб) • 55 • 56 • 57 • 58 • 59 • 60 • 61 • 62 (τ, Kerb) • 63 • 64 • 65 • 66 • 67 • 68 (υ) • 69 • 70 • 71 • 72 • 73 • 74 • 75 • 76 • 77 • 78 • 79 • 80 • 81 (φ) • 82 • 83 • 84 (ψ) • 85 • 86 • 87 • 88 (γ, Әлҗәнеб) • 89 (χ) • Төлке 34 |
| Якындагы | EQ • Глизе 829 • Глизе 880 • GJ 4247 |
| Исемлек | |
|
|
|---|
| Аждаһа • Аккош • Алтын Балык • Андромеда • Әсәт • Бермөгез • Бүре • Вероника Чәчләре • Гакрәп • Ганка • Геркулес • Дельфин • Дәлү • Елан • Еланлы Кеше • Жираф • Җәди • Җәүза • Җилкәннәр • Зур Җидегән • Зур Эт • Йөкче • Кавәс • Калкан • Каракош • Касә • Кассиопея • Кәлтә • Кентавр • Кефей • Кече Ат • Кече Әсәт • Кече Җидегән • Кече Эт • Киль • Кискеч • Кит • Козгын • Компас • Кораб Койрыгы • Корбан Чалу Урыны • Көньяк Балык • Көньяк Өчпочмак • Көньяк Су Аждаһасы • Көньяк Таҗ • Көньяк Хач • Куян • Күгәрчен • Лира • Мизан • Микроскоп • Мич • Насос • Оҗмах Кошы • Октант • Орион • Очучан Балык • Өчпочмак • Пегас • Персей • Почмаклык • Рәссам • Саратан • Сәвер • Сәгать • Секстант • Селәүсен • Сөмбелә • Су Аждаһасы • Сынчы • Табын Тау • Тавис • Тазылар • Телескоп • Торна • Төлке • Төньяк Таҗ • Тукан • Ук • Үгезкөтүче • Хамелеон • Хәмәл • Хут • Һинд • Циркуль • Чебен • Челтәр • Эридан |
|
|
|
|---|---|
| 21 төньяк |
Дөббеләсгар (Кече Җидегән) | Дөббеләкбәр (Зур Җидегән) | Аждаһа | Кефей / Янучан | Кычкыручы / Улаучы (Үгезкөтүче) | Хәер Касәсе (Төньяк Таҗ) | Тезләнүче (Геркулес) | Лира / Кимвал | Таир / Дөҗаҗ (Аккош) | Зателкөрси (Кассиопея) | Персей / Хамил Рәэселгул | Тезген Тотучы (Йөкче) | Еланнарны Тылсымлаучы (Еланлы Кеше) | Хәйя (Елан) | Сәһем / Туку Станы (Ук) | Каракош | Дельфин | Кыйтгателфәрәс (Кече Ат) | Фәрәселзөлҗәнах (Пегас) | Андромеда | Мөсәлләс (Өчпочмак) |
| 12 зодиак | |
| 15 көньяк |
Кит / Сәбгелбәхер | Җәббар / Җәүза (Орион) | Нәһер (Эридан) | Әрнәб (Куян) | Кәлбеләкбәр (Зур Эт) | Кәлбелмөкаддәм (Кече Эт) | Сәфинә (Арго Корабы) | Шөҗаг (Су Аҗдаһасы) | Касә | Гораб (Козгын) | Кентавр | Сәбгъ (Бүре) | Төтәсләвеч (Корбан Чалу Урыны) | Таҗ (Көньяк Таҗ) | Хут (Көньяк Балык) |