Перу тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Перу тарихы latin yazuında])

Иртә чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихчылар фикеренчә, бу территорияләрдә беренче кешеләр якынча б.э.к. 9000 еллар тирәсендә килеп чыккан. Иң борынгы торак урыны буларак Норте-Чико санала. Аның килеп чыгу вакыты б.э.к. 3000 ел белән б.э.к. 1800 ел арасына туры килә.

Инклар дәүләте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б.э. XII гасырында инклар кабилә булып Урубамба елгасы үзәнендәге Куско тирәсендә оешалар. Инкларның аерым халык түгеллеген, ә бары тик идарә итүче класс икәнлеген искәртеп үтәргә кирәк. 1438 елда алар Сапа Инка җитәкчелегендә дәүләтләрен киңәйтә башлыйлар. Дәүләтнең чәчәк атуы XVI гасырның башына туры килә. Аларның дәүләтләре Тауантинсуйу дип атала. Тауантинсуйу Колумбка кадәрге Американың иң зур империясе була. Төньякта аның чиге хәзерге Колумбиядәге Патия елгасы буенча, көньякта хәзерге Чилидагы Мауле елгасы буенча үтә торган була. Көнчыгышта инклар хакимияте бүгенге Бразилия, Парагвай һәм Аргентина дәүләтләренең җирләрен үз эченә алган була.

Инклар чорында җир эшкәртү киң таралган була. Җирне таяклар белән йомшарталар, сабан билгеле булмый. Кукуруза, маниока, бәрәңге, помидор, борчак, тәмәке, кока һәм мамык үстерелә. Йорт хайваннарыннан лама асрала. Мамыктан һәм йоннан кием туку, чүлмәкчелек, алтын, көмеш, бакыр һәм бронзадан әйберләр ясау гаять зур үсешкә ирешкән була. Кадаклар билгеле булмый. Халыкның төп өлеше булган игенчеләр бергәләп җир эшкәртүче җәмгыятьләр корып яшиләр. Уңышның өчтән бере инкларның милкенә, тагын өчтән бере гыйбадәтханәләргә күчә торган була.

Перуның испаннар тарафыннан яулап алынуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панамада яшәүче Франсиско Писарро, Диего де Альмагро исемле конкистадорлар һәм Эрнандо де Луке исемле рухани 1524 елда Перуны яулап алу эшен башлыйлар. 1531 елда Писарро 227 кешелек гаскәр белән өченче экспедициясенә чыга. 1533 елда Писарро, Перу эчендәге каршылыклардан файдаланып, Перу дәүләтенең башкаласын - Куско шәһәрен ала.

1535 елда ул Лима шәһәрен нигезли.

Индеецлар берничә тапкыр испаннарга каршы баш күтәрәләр. Алар арасында иң эресе 1780-1781 елларда Хосе Габриэль Кондорканка җитәкчелегендәге баш күтәрү була. Ләкин ул уңышка ирешми, баш күтәрү канга батырыла, Кондорканка исә җәзалап үтерелә.

Бәйсезлек өчен көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Латин Америкасының бәйсезлек өчен көрәше чорында Перу Испаниянең терәге булып тора, моннан испан гаскәрләре күрше вице-корольлекләрдәге баш күтәрүчеләргә каршы җибәрелә торган була. 1823 елда испаннар Перуны 1821 елда Чилидан килеп Перуның бәйсезлеген игълан иткән Сан-Мартин исемле җитәкченең кулыннан кире тартып алалар.

1824 елда төньяктан Перуга Боливар яклы Сукре гаскәрләре керә. Алар испаннарны тар-мар итәләр. Перу вице-корольлеге бүгенге Перуга һәм Боливиягә бүленә.

Азатлык игълан иткәннән соң 20 ел дәвамында Перуның тарихы Боливия белән сугышларга, халык күтәрелешләренә һәм хакимият алмашынуларына бай була.

  • 15311533 — испан конкистадорлары Перу җирләрен яулыйлар.
  • 1535 — Лимага нигез салына.
  • 1544 — Перу вице-корольлеге нигезләнә.
  • 1821 — Перуның вакытлы бәйсезлеге.
  • 1823 — бәйсезлекне югалту.
  • 1824 — Аякучо янында сугыш. Испан колнизаторлары тар-мар ителә. Бәйсезлек игълан ителә.
  • 1877 — Пакоча култыгында сугыш.
  • 19321933Перу-Колумбия сугышы
  • 1941Перу-Эквадор сугышы
  • 1965 — сул карашлы төркемнәр хакимиятне бәреп төшерү буенча актив эшчәнлек алып баралар.
  • 1968 — хәрбиләр хакимиятне үз кулына ала. Дәүләт башына Хуаном Веласко Альварадо җитәкчелегендәге сул офицерлар килә. 1980 елда алар хакимиятне граждан хөкүмәткә кире кайтаралар.
  • 1981Пакиш сугышы
  • 1995Альто-Сенепа сугышы
  • 2001 — Фухимори режимының бетүе.
  • 20012006Алехандро Толедо президент була.
  • 2006Алан Гарсия президент буларак сайлана.