Петропавел
| 1807
Петропавел
|
Петропавел (тар. Кызылъяр, каз. Петропавл, рус. Петропавловск) — Казакъстанның шәһәре, Төньяк Казакъстан өлкәсенең мәркәзе. Шәһәр Ишим елгасы яр буенда урнашкан. Халык исәбе якынча 195 мең кеше тәшкил итә (2010).
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тарих
[үзгәртү] Русия империясе
Шәһәр Яңа-Ишим саклау сызыгы Изге Петр ныгытмасы буларак 1752 елның 12 июлендә нигезләнгән. 1807 елда ныгытма Петропавловск шәһәре исемене алган һәм Тубыл губернасына кергән. 7 сентябрьдә шәһәргә беренче шәһәр башлыгы билгеләде. Бу 300 сум хезмәт хакы белән отставкадагы майор Левашов иде. 1822 елда Омск губернасының округ шәһәре булган. 1838 елда исә ул Тубыл губернасының өяз үзәге булмаган (рус. заштатный) шәһәре иттерде (Ишим өязенә кергән). 1868 елдан 1919 елга кадәр Петропавловск Акмола өлкәсенең (мәркәзе — Омск шәһәре) өяз шәһәре булды. 1842 елның 7 сентябрендә шәһәр үзенең гербыны алган.
XIX гасырда шәһәр сәүдә-икътисадый бәйләнешләр үзәгенә әверелде. Шәһәрдән ике кәрван юлы чыккан: берсе — Ташкент һәм Бохарага, икенчесе — Голҗага.
1896 елда шәһәрнең 2 чакрымда Көньяк Урал тимер юлы Петропавловск тимер юл станциясене салдылар.
[үзгәртү] Халык
- 1756 елда — 397 кеше (гарнизонсыз)
- 1800 елда — 1100 кеше (гарнизонсыз)
- 1825 елда — 3495 кеше
- 1834 елда — 3923 кеше
- 1868 елда — 8752 кеше
- 1890 елда — 16218 кеше
- 1897 елда — 20629 кеше
- 1913 елда — 43575 кеше
- 1917 елда — якынча 47000 кеше
Шәһәрдә күчеп килгән кешеләрдә шактый зур өлеше татарлар тәшкил иттеләр. 1834 елда шәһәрдә руслар — 94 %, татарлар — 5 %, казакълар — 1 % тәшкил иттеләр. 1913 елда исә руслар — 69,2 %, татарлар — 21,5 %, казакълар — 3,3 %.
[үзгәртү] Советлар Берлеге
1919–1921 елларда Петропавловск — РСФСР Омск губернасының өяз шәһәре.
1921–1928 елларда — Кыргыз (1925 елдан — Казакъ) АССР Акмола губернасының идарә үзәге.
1928 елда (17 гыйнвар — 10 май) — Казакъ АССР Кызыл-Җар округының идарә үзәге.
1928–1930 елларда — Казакъ АССР Петропавловск округының идарә үзәге.
1930–1932 елларда — Казакъ АССР хакимияте карамагындагы шәһәр булды.
1932–1936 елларда — Казакъ АССР Караганды өлкәсенең идарә үзәге.
1936 елдан хәзерге вакытка кадәр Петропавловск — Казакъ ССР (1991 елдан — Казакъстан Республикасы) Төньяк Казакъстан өлкәсенең мәркәзе.
[үзгәртү] Искәрмәләр
|
|
||
|---|---|---|
| Мәркәз: Петропавел | ||
| Районнар | Аертау · Аккаен · Акъяр · Валиханов · Габит Мусирепов · Есил · Җамбыл · Кызылъяр · Мәгъҗан Җомабаев · Мәмлүт · Таинча · Тимирязев · Шал акын | |
| Шәһәрләр | Булаево · Мәмлүт · Петропавел · Сергеевка · Таинча | |