Петр Чайковский
| Петр Чайковский | |
| Төп мәгълүмат | |
|---|---|
| Тулы исеме |
Петр Илья улы Чайковский |
| Туу көне | |
| Туу урыны | |
| Үлү көне | |
| Үлү урыны | |
| Дәүләт | |
| Һөнәрләр | |
Петр Илья улы Чайковский (25 апрель (7 май) 1840 ел, Воткинск, Нократ губернасы, Русия империясе — 25 октябрь 6 ноябрь 1893 ел, Санкт-Петербург) — урыс композиторы, дирижеры, педагогы, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, музыкаль журналист.
Музыка тарихында иң бөек композиторларның берсе дип санала. 80-нән артык әсәр, шул исәптән ун опера һәм өч балет авторы. Аның концертлары һәм фортепиано өчен башка әсәрләре, җиде симфониясе (алты нумерланган һәм «Манфред» симфониясе), дүрт сюитасы, программалы симфоник музыкасы, «Аккош күле», «Йокыга киткән гүзәл», «Щелкунчик» балетлары дөнья музыкаль мәдәниятенә гаҗәеп әһәмиятле кертем булып торалар.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тормыш юлы
1840 елның 25 апрелендә бүгенге Воткинск шәһәрендә туган. Аның атасы - Илья Петр улы Чайковский - Русиянең танылган инженеры, Петр Федор улы Чайканың баласы. Петр Чайковскийның бабасы Петр Чайка Полтава янындагы авылда туа, соңрак фамилиясен үзгәртә. Петр Илья улы Чайковский гаиләдә икенче бала булып туа: аның абые, Николай, сеңелесе Александра белән Ипполит булган, шулай ук гаиләдә ике игезәк - Анатолий белән Модест булганнар.
Петрның ата-аналары музыка яратканнар. Анасы фортепиано уйнаган, җырлаган, өйдә механик орган - оркестрина урынлашкан иде. Гаилә Воткинскта яшәгәндә, Петр кайвакыт эшче крестьяннар җырларын ишеткән.
1849 елда Петр Илья улы Чайковский Алапаевск шәһәренә, ә 1850 - Санкт-Петербургка күчә. Ул Император хокук белеме училищесенә керә. Чайковский, керү яше - 12 ел булмауына сәбәпле, 2 ел пансионда, йорттан 1300 километрдан яши. 1852 елда, ахырда училищегә керүеннән соң, Петр музыка белән җитди әвәрә итеп, начар түгел пианист һәм импровизатор танылган иде, ә 16 тулгач, Луиджи Пиччолида укуды, ләкин соңрак Рудольф Кюндингерда укып башлады.
[үзгәртү] Әсәрләр
[үзгәртү] Опералар
- Воевода (1868)
- Ундина (1869)
- Опричник (1872)
- Евгений Онегин (1878)
- Орлеан кызы (1879)
- Мазепа (1883)
- Черевичкалар (1885)
- Сихерче (1887)
- Пикалы ханым (1890)
- Иоланта (1891)
[үзгәртү] Балетлар
[үзгәртү] Симфонияләр
- Симфония № 1 «Кышкы хыяллар» op. 13 (1866)
- Симфония № 2 op.17 (1872)
- Симфония № 3 op. 29 (1875)
- Симфония № 4 op. 36 (1878)
- «Манфред» — симфония (1885)
- Симфония № 5 (1888)
- Симфония № 6 op. 74 (1893)
[үзгәртү] Сюиталар
- Сюита № 1 op. 43 (1879)
- Сюита № 2 op. 53 (1883)
- Сюита № 3 op. 55 (1884)
- Сюита № 4 Моцартиана op. 61 (1887)
- Щелкунчик, балет өчен сюита op. 71a (1892)
[үзгәртү] Аерым симфоник әсәрләр
- «Давыл» op. 18 (1873)
- Славян маршы (1876)op. 31
- «Франческа да Римини» — симфоник фантазия (1876)op. 32
- Итальян каприччиосы op. 45 (1880)
- Кыллы оркестр өчен серенада op. 48 (1880)
- «1812 год» — тантаналы увертюра (1880)op. 49
- Гамлет, увертюра-фантазия, ор. 67, 1888
- «Яшен», драмага увертюра op. 76(1864)
- «Фатум» — симфоник фантазия op. 77(1868)
- «Воевода» симфоник баллада op. 78 (1891)
- «Ромео и Джульетта» — увертюра-фантазия (1869, 1870, 1880)
- Ирекле флот маршы (1878)
- Юрьев полкы маршы (1893)
[үзгәртү] Хәтер
[үзгәртү] Филателияда
-
Почтта маркасы, ССРБ, 1959 ел:
[үзгәртү] Сылтамалар
| Викиҗыентыкта? Pyotr Ilyich Tchaikovsky |
- Чайковский турында сайт (рус.)
- Чайковский турында тәфсилле сайт (ингл.)
- Сайт музея-усадьбы Петра Ильича Чайковского (рус.)