Печән ае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Печән ае latin yazuında])
Печән ае

Печән ае (tat.lat. Peçän ayı(үле сылтама)) - татар дәверлегендә дүртенче ай [1].

Печән ае Милади тәкъвим буенча 21 июньдән 21 июльгә кадәр сузыла.

Июль аена туры килә диярлек.

Печән (21.6-21.7) аеның башында Идел-Урал-Себер яклары төркиләре Биләр-Болгарда ирекле һәм рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә багышлап ел саен Җыен бәйрәме уздырганнар. 1930-нчы елларда большевиклар әлеге Җыен бәйрәмен “дини эчтәлекле” дип тыеп аны апрель ахырындагы Сабан ае башында үтә торган Сабан туе белән алмаштыралар.

Рәсәйнең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗ үд-дин 1989 елдан башлап бу Олуг Җыен мәрасимен – бәйрәмен милләт һәм өммәткә кайтарып бирүгә күп иҗтиһад кылды – күп тырышты.

Печән аеның 22-нче көнендә, (хәзерге дәверлектә 12 июльгә туры килә) хатын-кызлар чәчәк бәйрәме уздырганннар. Печән – Хәзийран – Зү әл-кагъдәти аенда терлек-туар кыр-җәйләүләрдә симертелә. Кыргый киекләр һәм йорт хайваннарының итен әле бу айда да ашамаганнар.

Татар тәкъвиме айлар исемнәре
Кырлач ае | Акман ае | Бушай | Яңарыш ае | Сабан ае | Черешмә ае | Печән ае | Урак ае | Ындыр ае | Билек ае | Каракөз ае | Керәү ае
Һиҗри тәкъвим | Шәмси тәкъвим | Милади тәкъвим

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар дәверлеге кайчан югалды?