Печән базары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Печән базары latin yazuında])
Печән базары күренеше.

Печән базары (лат. тат. Peçän bazarı) — XVIII гасырдан алып 1930 елларга кадәр Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан сәүдә, җәмгыять һәм мәдәни үзәк.

Печән базары ул — шәрекъ базары тибындагы урын булып торган. Күп кенә татар классик язучылары әсәрләрендә гәүдәләнеш таба, мәсәлән Габдулла Тукайның "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасында.

Базарның үзәге булып Печән базары мәчете торган. Бүген бу мәчет Нурулла мәчете дип атала.

Печән базары 1932 елда яшәүдән туктый. Бүген бу мәйданда Мәскәү урамы, Татарстан проспект-урамы, Хәзмәт мәйданы урнашкан, ә күпчелек көнчыгышка хас биналары сүтелеп алары урынына заманча яисә шул ук типта итеп яңалары төзелгән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]