Пилат һәм башкалар
| Pilatus und Andere, Ein Film fur Kartfeitag Пилат һәм башкалар |
|
|---|---|
| Режиссер | Анджей Вайда |
| Сценарист | Анджей Вайда |
| Уйнаучы йолдызлар | Войцех Пшоняк Ян Кречмар |
| Оператор | Игорь Лютер |
| Композитор | Фильмда Иоганн Себастьян Бахның "Страсти по Матфею"дан музыка куллынылган |
| Дистрибьютор | Анджей Вайда |
| Дөнья күрү | 1972 |
| Озынлык | 90 мин |
| Ил | АФҖ |
| Тел | Алман теле Алман |
| IMDb profile | |
«Пилат һәм башкалар» (алман. Pilatus und Andere, Ein Film fur Kartfeitag — поляк режиссёры Анджей Вайданың Михаил Булгаковның Мастер һәм Маргарита романындагы «инҗилчә» сәхнәләр буенча төшерелгән фильмы. Ул Алмания телевидениясенең Икенче каналы өчен төшерелгән.
Эчтәлек |
Сюжет [үзгәртү]
Фильм «Мастер һәм Маргарита» романы буенча төшерелсә дә, монда бары Понтий Пилат һәм Иешуа Га-Ноцри катнашкан бүлекләр генә катнаша һәм алар хәзерге вакытка күчерелгәннәр. Фильмда кызыклы сценарий табылдыклары күп. Мәсәлән, Левий Матфей (Даниэль Ольбрыхский) Голгофадан репортаж алып баручы хәзерге заман журналисты итеп күрсәтелгән, ә Яһүдә Искариот (Ежи Зельник) Иешуа турында телефон-автомат аша хәбәр итә; ул трубканы куйганда, автоматтан утыз көмеш тәңкә коела. Га-Ноцри исә үзенең тәре юлын Франкфурт-Майнада урамнары аша үтә.
Премьера [үзгәртү]
Картина Алмания Федератив Җөмһүриятендә 1972 елның 29 мартында, Пасха алдыннан беренче тапкыр күрсәтелә.
Рольләрне башкаручылар [үзгәртү]
- Войцех Пшоняк (Иешуа Га-Ноцри)
- Ян Кречмар (Понтий Пилат)
- Анджей Лапицкий (Афраний)
- Даниэль Ольбрыхский (Левий Матфей)
- Ежи Зельник (Яһүдә Искариот)
- Владислав Шейбал
- Марек Перепечко
- Анджей Вайда (репортёр)
Сылтамалар [үзгәртү]
|
|
|
|---|---|
| Персонажлар | Мастер · Маргарита · Воланд һәм аның иярченнәре (Азазелло · Фагот (Коровьев) · Мәче Бегемот · Гелла) · Михаил Александрович Берлиоз · Иван Бездомный · Степан Богданович Лиходеев · Григорий Данилович Римский · Иван Савельевич Варенуха · Никанор Иванович Босой · Алоизий Могарыч · Мастер романы персонажлары: Иешуа Га-Ноцри · Понтий Пилат · Яһүдә · Каифа · Афраний · Марк Крысобой · Левий Матвей |
| География | Александров бакчасы · Начар фатир · Патриарх күлләре · МАССОЛИТ · «Варьете» Театры · Профессор Стравинский клиникасы · Яһүд иле · Грибоедов рестораны · Бакча-Аквариум · Ялта |
| Куелышлар | 1972 ел, ГФР · 1972 ел, Югославия-Италия · 1989 ел · 1994 ел · 2005 ел · |