Поезд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Поезд latin yazuında])
Американ йөк поезды
Tиз йөрешле "Сапсан" (SIEMENS VELARO) пассажир поезды

Тимер юлы буенча файдалы йөкне яки пассажирларны аерым кепчәкле арбаларда ташучы тимер юл транспорт чарасы поезд дип атала. Хәрәкәт итү өчен көч локомотив яки аерым үзйөрешле арбаларда урнашкан моторлар тарафыннан тудырыла.

Поездланың тарихы пар көченндә эшләүче локомотивларыннан башланса да, бүгенге алдынгы төрләре — дизель һәм электр көчендә эшләүче локомотивлар. Соңгылары өчен көч тимер юл өстендә асылынган чыбыклар яки янында урнаштырылган өстәмә рельс аркылы тапшырыла. Башка кулланыла алган көч чыганаклары арасына җигүле атлар, тартыла торган кабельләр системалары, гравитация, пневматика, батареяләр, һәм газ турбиналары. Поезд юллары гадәттә 2, 3 яки 4 рельстан, сирәгрәк монорельс һәм магнитик левитация юлларыннан тора.
'Поезд' сүзе татар теленә / Россия империясе заманында, ул аңлаткан феномены белән бергә Көнбатыш Европа илләреннән теле аркылы кереп килде.

Әлегә Россия байрагы Россия Федерациясенең Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Нижгар шәһәрләрен бәйләүче тиз йөрешле "Сапсан" поезды (фоторәсемдә шәһәрбуе һәм еракара пассажир поездары арасында) 2018 елга Казан аркылы Екатеринбурка да җитә башлар, Казан-Мәскәү арасын 3,5 сәгать эчендә каплап булачак[1][2] дип көтелә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өстәмә әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Glancey, Jonathan (2005). «The Train»., 256 pp.