Поляк теле
| Поляк теле | |
|---|---|
| Илләр: | Польша, АКШ, Алмания, Украина, Белорусия, Литва, Канада, Израиль, Русия, Казакъстан, Латвия, Бразилия, Австрия, Словакия, Чехия, Маҗарстан, Австралия, Румыния, Азәрбайҗан, Эстония, Финляндия һ. б. |
| Рейтинг: | 25 |
| Тел гаиләсе: | Һинд-аурупа телләре |
| Язу: | латин язуы |
| Рәсми халәт | |
| Рәсми тел санала: | |
| Күзәтүдә тора: | Поляк тел шурасы |
| Тел кодлары | |
| ISO 639-1 | pl |
| ISO 639-2 | pol |
| Проект:Телләр | |
Поляк теле (język polski, polszczyzna) — һинд-аурупа телләренең көнбатыш славян төркеменең Лехит төркемчәсенә караган поляклар теле. Чех һәм словак телләренә якын.
Поляк теле якынча 40 миллион кешегә туган тел булып тора (1986)[1]. Тагын якынча 10 миллион кеше телне чит тел буларак белә[2].
Эчтәлек |
Таралыш [үзгәртү]
Поляк теле — Польшаның дәүләт теле. Польшада якынча 38 млн кеше яши, аларның 97,8 %-ы өйдә поляк телендә аралашуын әйтәләр. 2004 елдан илдә поляк теленнән чит тел буларак имтиханны 3 дәрәҗәдә тапшырып була: башлангыч (B1), урта (B2) һәм алга киткән (C2). Итиханнарны «Поляк телен чит тел буларак белүне раслый торган Дәүләт комиссиясе» үткәрә[3].
Польшадан тыш поляк телендә сөйләшүчеләр дә күп. Аның белән чиктәш илләрдә милли азчылыклар бар: Украина, Белорусия, Литва, Словакия һәм Чехия. Поляктелле эмигрантлары күпләп Алмания, Франция, Бөекбритания, АКШ, Канада, Бразилия, Аргентина, Австралия, Израильдә яши.
Диалектлар [үзгәртү]
Поляк теле диалектлары:
- Бөек поляк диалекты (Зур Польша, Крайна һәм Боров Тухольский)
- Кече поляк диалекты, (Кече Польша, Карпат асты, Свентокшиск һәм Люблино)
- Мазовецк диалекты (Польшаның көнчыгыш һәм үзәк өлеше)
- Силез диалекты (Югары Силезия)
Әлифба [үзгәртү]
Поляк теле латин язуына нигезләнә.
Поляк теленең әлифбасы 32 хәрефтән гыйбарәт: A, Ą, B, C, Ć, D, E, Ę, F, G, H, I, J, K, L, Ł, M, N, Ń, O, Ó, P, R, S, Ś, T, U, W, Y, Z, Ź, Ż.
| Хәреф | Исем | Хәреф | Исем | Хәреф | Исем | ||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| A | a | a | а | J | j | jot | йот | S | s | es | эс | ||
| Ą | ą | ą | он (ѫ) | K | k | ka | ка | Ś | ś | eś | эшь | ||
| B | b | be | бэ | L | l | el | эль | T | t | te | тэ | ||
| C | c | ce | цэ | Ł | ł | eł | эл/эу | U | u | u | у | ||
| Ć | ć | cie | че | M | m | em | эм | (V | v) | ve | вэ | ||
| D | d | de | дэ | N | n | en | эн | W | w | wu | ву | ||
| E | e | e | э | Ń | ń | eń | энь | (X | x) | iks | экс | ||
| Ę | ę | ę | эн (ѧ) | O | o | o | о | Y | y | igrek | игрэ́к | ||
| F | f | ef | эф | Ó | ó | o kreskowane | о крэскова́нэ | Z | z | zet | зэт | ||
| G | g | gie | ге | P | p | pe | пэ | Ź | ź | ziet | жет | ||
| H | h | ha | ха | (Q | q) | ku | ку | Ż | ż | żet | жэт | ||
| I | i | i | и | R | r | er | эр | ||||||
Поляк телендә 8 сузык аваз, 22 тартык аваз һәм 2 ярымсузык аваз (j һәм ł) бар.
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
Искәрмәләр [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
- Полякча-инглизчә сүзлек (ингл.)
- Полякча-русча һәм русча-полякча сүзлек (пол.)
- Полякча-русча сөйләүлек (пол.)
- Поляк теленә багышланган портал (пол.)
- Поляк теле грамматикасы (пол.) (ингл.)