Притцкер премиясе
Притцкер премиясе (ингл. Pritzker Architecture Prize) — ел саен архитектура өлкәсендә казанышлар өчен бирелгән премия. Ул дөньяда киң танылган, һәм аны Нобель премиясе аналогы буларак кабул итәләр. Мәгълүм булганча, архитектура буенча Нобель премиясе юк, шуңа күрә, Притцкер гаиләсе (Hyatt мисафирханәләре хуҗасы) 1979 елда архитектура буенча премия оештырды. Премияне алу зур казаныш булып санала. Премиянең матди күләме — 100 мең АКШ доллары.
Бүләкнең халыкара жюрисы ел саен үзгәрә, һәм дөньяның иң абруйлы архитекторлары, архитектур тәнкыйтьчеләре һәм эшмәкәрләреннән тора. Җиңүче яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнә. Тантананы үткәрү урыны шулай ук үзгәрә, ул Притцкер премиясе лауреатларының эшләрен күрсәтүче күргәзмә белән уза. Утыз ел эчендә премия Вашингтонның Милли галереясендә, Нью-Йоркның «Метрополитен» музеенда, Версаль сараенда, Прага кирмәнендә, Вашингтонның Ак йортында, Римның Капитолий тавында тапшырылды. Шулай ук премия Иерусалим, Лос-Анджелес, Бильбао, Берлин, Мехико, Мадрид, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә тапшырылган.
Премияне тапшыруның төп критерияләренең берсе — архитектур идеяләренең инновацион төсмере.
[үзгәртү] Притцкер премиясе лауреатлары
- 1979 — Филип Джонсон (АКШ)
- 1980 — Луис Барраган (Мексика)
- 1981 — Джеймс Стерлинг (Бөекбритания)
- 1982 — Кевин Рош (АКШ)
- 1983 — Йо Минг Пей (АКШ)
- 1984 — Ричард Мейер (АКШ)
- 1985 — Ханс Холляйн (Австрия)
- 1986 — Готфрид Бём (Алмания)
- 1987 — Кензо Танге (Япония)
- 1988 — Гордон Боншафт (АКШ) һәм Оскар Нимейер (Бразилия)
- 1989 — Фрэнк Гери (АКШ)
- 1990 — Альдо Росси (Италия)
- 1991 — Роберт Вентури (АКШ)
- 1992 — Альваро Сиза (Португалия)
- 1993 — Фумухико Маки (Япония)
- 1994 — Кристиан Портзампарк (Франция)
- 1995 — Тадао Андо (Япония)
- 1996 — Рафаэль Манео (Испания)
- 1997 — Сверре Фен (Норвегия)
- 1998 — Ренцо Пьяно (Италия)
- 1999 — Норман Фостер (Бөекбритания)
- 2000 — Рэм Кулхас (Нидерландлар)
- 2001 — Жак Герцог һәм Пьер де Мерон (Швейцария)
- 2002 — Глен Маркатт (Австралия)
- 2003 — Йорн Утцон (Дания)
- 2004 — Заха Хадид (Бөекбритания)
- 2005 — Том Мейн (АКШ)
- 2006 — Паулу Мендес да Роша (Бразилия)
- 2007 — Ричард Роджерс (Бөекбритания)
- 2008 — Жан Нувель (Франция)
- 2009 — Петер Цумтор (Швейцария)
- 2010 — Кадзуо Седзима һәм Рюэ Нисидзава (Япония)
- 2011 — Эдуарду Соуту де Моура (Португалия)
[үзгәртү] Моны да карагыз
| Викиҗыентыкта? Pritzker Prize winners |
[үзгәртү] Сылтамалар