Прокион

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Прокион latin yazuında])

Прокио́н (бор. грек. Προκύων, лат. Procyōn; Кече Эт α, Кече Эт альфасы, α CMi) — Кече Эт йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +0,34m тәшкил итә. Бу куш йолдыз Җирдән 11,4 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Йолдыз системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Прокион А — F спектр сыйныфылы сарылы-аклы йолдыз. Ул Кояштан 7,5 яктырак, ә зурлыгы буенча күпкә түгел зуррак. Әмма ул үзенең сыйныфына чамадан тыш якты, шуңа күрә аны асзур йолдызларга исәпләнәләр. Аның эчендә водородтан гелий синтезы бетерелгән индә, йолдыз зурая, әмма әле «кызару» башланмаган.

Прокион B — тонык ак кәрлә йолдыз, Процион А дан 16 а.б. ераклыкта урнаша. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +10,75m тәшкил итә. Аны 1896 елда америка астрономы Д.М. Шеберле ачты.

Тарих һәм исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йолдызның исеме Кече Эт йолдызлыгының бор. грек. Προκύων исеменнән. Исеменең мәгънәсе «эт алдында», чөнки бу йолдыз күк йөзендә «хәрәкәт иткәндә» «Эт йолдызына» Сириуска карата алдыннан була (ә Кече Эт йолдызлыгы Зур Эт йолдызлыгына карата).

Аның гарәп теленнән килгән исемнәре — Әлшигра (гарәп. الشعرى الشاميةәш-ши‘ра әш-шәмийәһ[1] — «Сүрия ишарәсе (Сириусы)»[2]) һәм Әлгомәйсаэ (гарәп. الشعرى الغميصاءәш-ши‘ра әл-ғөмәйса’ — «Яшьле Сириус»)[3].

Моны да кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шигар — билге; герб; эмблема. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 702.
  2. Ягъни Төньяк Сириус. Чын Сириус исә — «Йәмән ишарәсе (Сириусы)» (гарәп. الشعرى اليمانيةәш-ши‘ра әл-йәманийәһ), ягъни Көньяк Сириус.
  3. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 185.