Равил Насыйров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Насыйров latin yazuında])
Равил Насыйров
Туган телдә исем Равил Насыйр улы Насыйров
Туган 1936(1936)
Ташкәнт
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Һөнәре физик, педагог, уйлап табучы

Равил Насыйров (рус. Равиль Насырович Насыров) — физик, педагог, уйлап табучы, "Минута славы" телевизион тапшыру лауреаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елда Ташкәнт шәһәрендә туа. Кемеровода Индустриаль-педагогик техникум тәмамлый, Сахалинда педагог булып эшли. Казанга күчә һәм Казан педагогия институтында физика укытучысы белгечлеген үзләштерә. 1986 елда пенсиягә чыга. 17 рационализаторлык таныклыгы һәм 10 уйлап табуга таныклыгы бар. Шулай ук уйлап табуга америка һәм кытай таныклыклары бар. Мәскәү күргәзмәләрендә 4 алтын һәм 4 көмеш медальләр ала. Шулай ук Польша, Германия, Болгария, Кипр, Токио күргәзмәләрендә катнашып, төрле бүләкләргә лаек була. 2007 елда "Минута славы" телевизион программада катнашып лауреат була.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Насыйровның физиканы популярлаштыру мәкаләләре "Техника-молодежи", "Наука и жизнь", "Изобретатель и рационализатор", "Юный техник" һәм башка журналларда бастырылды.