Радик Фәизов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радик Фәизов latin yazuında])
Радик Фәизов
Туган телдә исем Радик Хәбибрахман улы Фәизов
Туган 15 май 1931(1931-05-15)
Татарстанның Арча районы Дусым авылы
Үлгән 17 февраль 2011(2011-02-17) (79 яшь)
Һөнәре язучы

Радик Хәбибрахман улы Фәизовтатар язучысы, хикәяче.

Радик Фәизов 1931 елның 15 маенда Арча районының Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1951-1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә; армиядән кайткач, төрле җирләрдә саклык кассасы инспекторы, җир двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли. 1957-1965 елларда ул Магнитогорски шәһәрендә яши һәм эшли: паравыз кочегары, машинист ярдәмчесе була.

1965 елдан башлап Р. Фәизов яңадан туган якларында. Арча районының “Коммунизмга” газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы сәркатип булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Радик Фәизов – нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан “Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Хәзерге көндә ул – “Яшьлек юллары” (1967) повесте, “Тимер чәчәк”, “Бәхет”, “Дусларым”, “Юлда” исемле хикәя җыентыклары авторы. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р. Фәизов балалалар маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган “Галәм кызы” исемле китабы басылып чыкты. Укучылар шулай ук аның “Чаян” журналында, көндәлек матбугатта әледән-әле басылып торган юмористик һәм сатирик хикәяләре белән танышлар.

Радик Фәизов тормышка актив мөнәсәбәттә яши. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килә. Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем һәм 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләге бирелә.

Ул 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Радик Фәизов 2011 елда вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Радик Фәизов темасы буенча бит бар