Райз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Райз latin yazuında])
Райз
Карта
Ил Литва
Муниципаль район Алитус районы
Координатлар 54°24'тн, 24°7'кнч
Нигезләнгән 1630
Климат dfb — дымлы континенталь
Рәсми тел литва теле
Халык саны 107 кеше
Милли состав татарлар

Райз (литв. Raižiai) - Литваның Алитус районында урнашкан татар авылы. Район үзәге Бутримонистан 5 чакрымда ята. Авылда 1889 елгы архитектура истәлеге булып саналган Райз мәчете бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Райз мәчете

1630 елда авылда 44 татар йорты булган. 20 гасырда сугыш арасында мөселман татар вулысы булган. 2010 елның 26 октябрендә авылда Витовт һәйкәле ачылган. Бу Литва бәйсезлегеннән соң төзелгән бердән-бер Витовт һәйкәле. Мәчет янында ук яңа кояш сәгатьләре дә куелган[1].

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елда - 116 кеше, 2001 елда 113 кеше, 2011 елда 107 кеше яши.

Күренекле кешеләре: генерал Йонас Халецкис.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Lietuvos totoriai atidengs paminklą Vytautui Didžiajam ir Žalgirio mūšiui
  2. Robert Daniłowicz, W stronę Butrymańc 2012 елның 1 октябрь көнендә архивланган., Rzeczpospolita, 2009-12-12

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]