Ральф Банч
| Ральф Банч Ralph Bunche |
|
| Тулы исеме | Ralph Johnson Bunche |
|---|---|
| Һөнәре | сәясәт галиме һәм дипломат |
| Туу датасы | 7 август 1904 |
| Туу җире | Детройт, Мичиган штаты |
| Үлем датасы | 9 декабрь 1971 (67 яшь) |
| Үлем җире | Нью-Йорк, |
Ральф Джонсон Банч (инг. Ralph Johnson Bunche, 7 август, 1904 — 9 декабрь, 1971) — американ дипломат һәм хокук яклаучысы, 1950 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Яшь чаклары һәм белеме [үзгәртү]
Банч 1904 елда Мичиган штатында, Детройтта туа. Аның әтисе парикмахер булып эшли, әнисе музыкант була. Ральф кечкенә булганда гаилә Альбукеркка үзләренең какшаган сәламәтлекләрен төзәтер өчен күченә. Ләкин озак та үтми, алар вафат булалар һәм малай Лос-Анджелестагы әбисендә яши башлый.
1927 елда халыкара мөнәсәбәтләр буенча бакалавр дәрәҗәсе белән ул Лос-Анджелестагы Калифорния унивеситетын тәмамлый. Белем алуны Гарвард университетында дәвам итә. 1928 елда ул анда магистр, 1934 елда докторлык дәрәҗәсенә ирешә.
Карьера [үзгәртү]
1928 елдан 1950 елга кадәр Бранч Говард университетының политология факультетын җитәкли. Америка укытучылар федерациясенең әгъзасы булып тора. Шушы елларда ул раса белән бәйле хорафатларга катгый рәвештә каршы чыга.
1948 елдан 1949 еллар арасында Банч гарәп-израиль низагын хәл итүдә хәлиткеч роль уйный. Бу низагны көйләү өчен ул 1950 елда Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаеклы дип табыла.
Банч 1971 елда 68 яшендә вафат була. Бронкста (Нью-Йорк) җирләнгән.
Сылтамалар [үзгәртү]
Викиҗыентыкта Ральф Банч темасына медиафайллар бар- Ральф Банч — биография (рус.)
- Nobelprize.org (ингл.)
- Dr. Martin Luther King Jr. and Dr. Ralph J. Bunche: Nobel Peace Prize Winners Whose Paths Converge (ингл.)
|
|
|
|---|---|
|
Аристид Бриан / Густав Штреземан (1926) • Фердинанд Бюиссон / Людвиг Квидде (1927) • Фрэнк Келлог (1929) • Натан Седерблюм (1930) • Джейн Аддамс / Николас Батлер (1931) • Ральф Энджелл (1933) • Артур Һендерсон (1934) • Карл фон Осецкий (1935) • Карлос Сааведра Ламас (1936) • Роберт Сесил (1937) • Нансен оешмасы (1938) • ХКХК (1944) • Корделл Халл (1945) • Эмили Болч / Джон Мотт (1946) • ҖХИДШ / ҖХИДАК (1947) • Джон Бойд Орр (1949) • Ральф Банч (1950) |
|
|
Тулы исемлек | (1901—1925) | (1926—1950) | (1951—1975) | (1976—2000) | (2001—2025) |