Рамилә Искәндәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамилә Искәндәр latin yazuında])
Рамилә Искәндәр
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Рамилә Риф кызы Хисамова

Туу датасы:

24 июнь 1977(1977-06-24) (46 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Коншак районы, Коншак

Һөнәре:

актриса

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1997―х. в.

Бүләк һәм премияләр:

РФ атказанган артисты - 2021

IMDb:

ID ID 3434407

Рамилә Искәндәр, Рамилә Риф кызы Хисамова, рус. Рамиля Рифовна Искандер (1977 елның 24 июне, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Коншак) ― Россия театр һәм кино артисты. «Алтын Лира» театр премиясе лауреаты.Россия Федерациясенең атказанган артисты (2021).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рамилә Искәндәр

1977 елның 24 июнендә Чиләбе өлкәсендәге татар авылы Коншакта туган. Әтисе ― инженер, әнисе ― биология укытучысы. Балачакта музыка мәктәбенең баян һәм хорда җырлау сыйныфларына йөри, фольклор ансамбленең солисты була, күп ярышларда катнаша. Сәхнә тормышы белән балачактан таныш була. Мәктәптән соң, Чиләбе сәнгать һәм мәдәният институтын (Чиләбе драма театры сәнгать җитәкчесе Наум Орлов курсы) тәмамлый (1990). 2нче курстан Чиләбенең драма театры һәм ТЮЗы сәхнәләрендә уйный башлый. Укучылар белән театр студиясе, телевидениедә «Янәшә дөнья» (Параллельный мир) авторлык тапшыруы алып бара

  • Дебюты ― «Чия бакчасы» (Вишневый сад) спектаклендә Аня роле.

2002 елдан Мәскәүдә. Станиславский исемендәге театрда (2002―2007), Россия академия яшьләр театрында (РАМТ) (2003―х. в.) эшли.[1]

2023 елның сентябрендә өендә һәм машинасында ике килограммга якын мефедрон табылганнан соң, Мәскәүдә тоткарлана[2]. 14 сентябрьдә Пензаның Тимер юл районы суды аны 21 октябрьгә кадәр сак астына ала [3]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Патша» - Мария Темрюковна
Рамилә Искәндәр

Уйнаган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Станиславский исемендәге театрда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Мастер һәм Маргарита»
  • «Хлестаков»
  • «Корсак авылыннан 7 изге» (Семеро святых из деревни Брюхо)
  • «Кара тавык» (Черная курица)
  • «Җәйге төндә йокы» (Сон в летнюю ночь)

РАМТда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ал җилкәннәр» (Алые паруса) - Ассоль
  • «Гупешка» - Тамара
  • «Белмәмеш-сәяхәтче» (Незнайка-путешественник) - Галочка
  • «Платонов. III акт» - Софья Егоровна
  • «Саран» (Скупой) - Фрозина
  • «Чехов-GALA» - Татьяна Алексеевна
  • «Монда таңнар тыныч» (А зори здесь тихие) — Женя
  • «Мордар» (Самоубийца)— Раиса Филипповна
  • «Rock’n'roll» — Элеонор, Эсме[4]

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баштарак дубляжда гына катнаша (барлыгы 48 фильмда дубляж ясый).

  • 2005 — Оператив тәхәллүс 2 (Оперативный псевдоним-2) — Герда
  • 2007 — Экспертлар (Эксперты) (сериал) — Анна
  • 2008 — Хиромант-2 — Лариса
  • 2008 — Гомуми терапия (Общая терапия) (сериал) — Екатерина
  • 2009 — Сине эзләргә чыгам (Выхожу тебя искать) — эпизод
  • 2009 — Тәкъдим ителүче шартлар (Предлагаемые обстоятельства) — Лика
  • 2009 — Феникс эзеннән (По следу Феникса) — эпизод
  • 2009 — Йөрәккә нишләргә (Как же быть сердцу) — эпизод
  • 2009 — Патша (Царь) — Мария Темрюковна (реж. Павел Лунгин)
  • 2010 — Тавышлар (Голоса) — Ульяна
  • 2010 — Шундый гади тормыш (Такая обычная жизнь) — Стася
  • 2011 — Прокуратура (сериал) — Вида
  • 2011 — Фурцева. Екатерин турында легенда (сериал) — Мария
  • 2011 — Ир туганнар (Братья) (сериал) — Александра анакай
  • 2011 — Акылсыз юбилей (Безумный юбилей) — Ольга
  • 2012 — Бигль — Алина Сергеевна

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы Тимур (2013)[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]