Рамил Гайзатуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Гайзатуллин latin yazuında])
Рамил Гайзатуллин
Туган телдә исем Рамил Ринат улы Гайзатуллин
Туган 11 октябрь 1980(1980-10-11) (43 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, оешма җитәкчесе
Балалар кызы
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре кандидаты[d]

Рамил Гайзатуллин (Рамил Ринат улы Гайзатуллин) — «РФ социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча регион бүлекчәсе» дәүләт оешмасы идарәчесе. Медицина фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елның 11 октябрендә Казанда туган. Әтисе - Ринат Гайзатуллин, ТР Дәүләт шурасы депутаты, «Казан ит комбинаты» ААҖ генераль директоры (1998). Әтисенең энесе – Радик Гайзатуллин, ТР финанс министры. «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (2003), «менеджмент» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2007) тәмамлаган, Колорадо дәүләт университетында (АКШ) белем ала. «Шеш инвазиясен бәяләүдә һәм ашказаны рагы белән авыручыларга хирургия юлы белән тыкшынуны модельләштерүдә комплеклы нур диагностикасының әһәмияте» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2005-2007 Казан шәһәр онкология диспансеры табиб-онкологы.
  • 2007 Казан шәһәр онкология диспансеры баш табибы урынбасары.
  • 2007-2011 «ТР мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды» дәүләт оешмасы директоры урынбасары.
  • 2011 елның апреленнән «РФ социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча регион бүлекчәсе» дәүләт оешмасы идарәчесе.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]