Рамил Төхфәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рамил Төхфәтуллин

Рамил Төхфәтуллин
Тулы исеме Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин
Һөнәре режиссер, актер
Туу датасы 2 октябрь 1966(1966-10-02) (48 яшь)
Туу җире Аксубай
Милләте татар
Хатыны Илсөя Җиһангир кызы Төх­фә­тул­ли­на
Бүләк һәм премияләре Та­тарс­тан­ның халык артисты (2003 ел)

Рамил ТөхфәтуллинГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Рамил Төхфәтуллин 1966 елның 2 октябрендә Аксубайда туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Төп рольләрдә яшь геройларны уйный. Ул иҗат иткән тормышчан образларга күтәренке йомшак романтик рух хас.

Рамил Төхфәтуллин — Татарстанның халык артисты.

Рольләре[үзгәртү]

  • Габдулла Тукай — «Без китәбез, сез каласыз», Җаграп — «Гөргөри кияүләре», Рәхимҗан — «Эзләдем сине, бәгърем» (Т.Миңнуллин)
  • Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш)
  • Акъ егет — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим)
  • Алчын — «Xуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт)
  • Хәлил — «Галиябану» (М.Фәйзи)
  • Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони)
  • Тибальт — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир)
  • Альфред — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев)
  • Рабачев — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский)
  • Норадын — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин)
  • Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
  • Ибраһим — «Каениш» (Г.Камал)
  • Карл — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер)
  • Рәшит — «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар» (З.Хәким)
  • Рокко — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һ.б.

Кино[үзгәртү]

Телевидение[үзгәртү]

  • 2011 — х.в.- ТНВ да «Кара каршы»

Сылтамалар[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияте, Казан, 2005 ел.