Рауза Кастрова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рауза Кастрова latin yazuında])
Рауза Әхмәт кызы Кастрова
Туган 13 сентябрь 1911(1911-09-13)
Касыйм, Россия
Үлгән 3 август 2012(2012-08-03) (100 яшь)
Мәскәү, Россия
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия

Рауза Әхмәт кызы Кастрова (1911 елның 13 сентябре, Касыйм2012 елның 3 августы, Мәскәү) — Мәскәү татарларының күренекле вәкиле, мемуарчы, Мәскәү җәмигъ мәчетенә нигез салган Салих Ерзин оныгы.

Ул 1911 елның сентябрендә Касыйм шәһәрендә хан мәйданында туа. Әбисе данлыклы Шакуловлар, әтисе Кастровлар нәселеннән. Әнисенең әтисе Салих Ерзин — Тамбов губернасы Әҗе авылы татары, көтүчедән миллионер булган кеше. 1904 елда дүрт капчык алтын биреп, ул Мәскәү җәмигъ мәчетен төзетә.

10 яшьлек чакта Мәскәүгә күчеп киткәннән соң Рауза Кастрова Кече татар урамында яши, Мәскәү җәмигъ мәчетенә йөргән, мәчет каршындагы мәктәптә Муса Бигиев дәресләрен тыңлаган. Мәскәүдә ул мәшһүр татар зыялылары Муса Җәлил,Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Нәҗип Җиһанов, Әхмәт Ерикәй белән аралашып яшәгән булган. Аның 100нче туган көне тантаналы төстә Асадуллаев йортында 2011 елда үткәрелә.

Рауза Кастрова 2012 елның 3 августында Мәскәү каласында вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]