Рашат Гайнанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рашат Гайнанов latin yazuında])
Рашат Гайнанов
Туган телдә исем Рашат Габдерәшит улы Гайнанов
Туган 25 октябрь 1925(1925-10-25)
Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылы
Үлгән 1990(1990)
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты

Рашат Габдерәшит улы Гайнановтатар әдәбият белгече.

Ул 1925 елның 25 октябрендә Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында туган. Ул – яшьлекләрен сугыш уты кисеп үткән буыннан. 18 яшьлек егет каты яраланып кайта. Казанда университет тәмамлап, өлкә газета-журналларында эшли. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Һади Такташ, Муса Җәлил, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Кәрими, Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт, Заһидә Бурнашева һ.б. иҗатлары турында фәнни мәкаләләр яза.

Шулай ук ул Валентина Осеева, Марк Твен, Мариэтта Шагинян һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә итә.

Рашат Гайнанов, XX йөз башында дөнья күргән газета-журналлардан гомере буе җыйган материалларга нигезләнеп, Габдулла Тукайның дүрт һәм биш томлыкларын, Галимҗан Ибраһимов сигез томлыгының алты томын хәзерләп бастырды. Ул аларда классикларның әсәрләрен төзүнең, искәрмә-аңлатмалар бирүнең иң уңышлы системасын – фәнни концепциясен төзеп калдырды. Галим био-библиографик сүзлек өчен сигез йөзгә якын язучы, журналист турында мәгълүмат туплады. 1918 елга кадәр чыгып килгән газета-журналларны карап чыгып, зур карта төзеде, бу материаллар «Татар вакытлы матбугаты» дигән китапка нигез булды.

Рашат Гайнанов 1990 елда вафат.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]