Раяз Фасихов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раяз Фасихов latin yazuında])
Раяз Фасихов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Раяз Наил улы Фасихов

Туу көне

8 июль 1983(1983-07-08) (40 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Нөнәгәр

Эшчәнлек еллары

2003―х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Русия Русия

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Арча егетләре» ансамбле
Айдар Фәйзрахманов төркеме

Хезмәттәшлек

Барс-Медиа

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты - 2015 «Татар җыры» конкурсының лауреаты

Раяз Фасихов — татар эстрадасының җырчысы, «Татар җыры» конкурсының лауреаты (2008, 2009, 2011-2014). Татарстанның атказанган артисты (2015)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Раяз Фасихов 1983 елның 8 июлендә Балтач районының Нөнәгәр авылында биш балалы гаиләдә туган. Гаиләдә алар белән Раязның әбисе (Наил абыйның әнисе) тора. Авылга хәзерге вакытта да еш кайта, хуҗалык эшендә булыша, сабантуйларында чыгыш ясый.


« Безнең гаилә һәрвакыт җырга-моңга гашыйк иде. - Без биш бала үстек һәм бишебез дә музыкаль инструментларда (гармун, баян) уйный алабыз. Өч яшьләр тирәсендә әти өй түбәсен төзәткәндә, мин түбәдән егылып төшкәнмен. Әти, аптырап чормадагы иске тальян гармунын тоттырган. Ә үзе транзистордан агылган көйгә эшләп утырган. “Ишетәм, син радиоалгычтагы музыкага ияреп ниндидер бер көй чыгарырга маташып утырасың, – дип искә ала әти. – Мин тиз генә чүкечләрне ташлап, яныңа килдем дә, шуннан гармунга өйрәтә башладым” Шулай башланды. Безнең өйдә әти, өлкән абый һәм мин баянда уйныйбыз. Уйнарга иске мунчада өйрәндек, ә өй – сәхнә, анда уйный белсәң генә керергә мөмкин,– дип искә ала җырчы.
Раяз Фасихов
»

Арча педагогия көллиятендә белем ала, 2008 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый, соңыннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә.

Арча көллиятендә укыган вакытында Раяз Фасихов Марсель Фәйзрахманов җитәкчелегендәге «Арча егетләре» ансамблендә гармунчы була, әз-мәз җырлый да.

Көллиятне тәмамлагач, Айдар Фәйзрахманов аны үз төркеменә чакыра. Анда 3 ел эшләгәннән соң «Барс-Медиа» Раязга сольный проект тәкъдим итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыентыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 ел ― «Ярат әле» (беренче җыентыгы).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр 2000 елда өйләнгән.
Икенче тапкыр 2007 елда өйләнгән. Хатыны Люция. Ике бала үстерәләр: кызы Венера, улы Рамазан[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]