Ревмокардит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ревмокардит latin yazuında])
Ревмокардит
Саклык белгечлеге кардиология һәм инфектология[d]
Симптомнар ялкынсыну[1]
 Ревмокардит Викиҗыентыкта

Ревмокардит — ревматизм нәтиҗәсендә килеп чыга торган йөрәк авыруы. Монда йөрәкнең эчке (эндокардит), мускуллы (миокардит) һәм тышкы (перикардит) катларының ялкынсынуы мөмкин. Авыручы дәрмансызлана, температурасы күтәрелә, йөрәге авырта, тын алу кыенлаша. Ревмокардиттан соң күбесенчә йөрәк зәгыйфьлекләре (пороклары) килеп чыгалар. Ревмокардит җиңел үткәндә (буыннар ялкынсынмый, авыру билгеләре ачыктан-ачык күренми) авыру авыручыны бик бимазаламый, үтеп китүе дә мөмкин, шуңа карамастан да йөрәктә җитди патоморфологик үзгәрешләр килеп чыга. Шуның өчен дә ревматизмның беренче галәмәтләре барлыкка килгәндә дәрхәл (шунда ук) табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]