Региомонтан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Региомонтан
лат.  Regiomontanus

Тулы исеме Йоһанес Мүллер
Һөнәре астроном
Туу датасы 6 июнь 1436(1436-06-06)
Туу җире Алмания байрагы Көнигсберг, Бавария
Милләте алман
Үлем датасы 6 июль 1476(1476-07-06) (40 яшь)
Үлем җире Изге Рим империясе Рим

Региомонтан (лат. Regiomontanus, чын исеме алман. Johannes Müller) — алман астрономы һәм математигы.

Йоһанның укуга сәләте бик иртә ачыла, ул инде 12 яшендә Лейпциг университетына укырга керә. 15 яшьтә Вена университетына күчә. Укытучысы Пурбах үләр алдыннан аңа Птолемейның әлмагестын грекчадан латинчага тәрҗемә итәргә васыят итә. 25 яшьтә шул максат белән ул китапханәләргә бай Римга китә. Чыннан да латинча Әлмагестның иң камил варианты итеп Региомонтанныкы таныла, ләкин ул кулланган борынгы грек кулъязмасы яки аның копиясе сакланмаган.

1474 елны Региомонтан 1475 елдан башлап 1506 елга кадәр яраклы «Эфемеридалар»ны чыгара. Эфемеридалар — йолдызларның төгәл урыннары теркәлгән таблицалар, планеталарның урынлашуы һәм күк җисемнәренең тоташулар-тоткарланулар һәркөнлек шартлары. Бу типография ысулы белән чыгарылган беренче астрономик таблицалар. Аларны Васко да Гама, Колумб кулланганнар.

Шундый факт бик тә кызыклы: Региомонтан язган тригонометрик таблицалар XIII гасырда Багдадта яшәүче Насиреддин атлы астрономның хезмәтләрен кабатлый һәм күп яктан алардан калыша да. Фән тарихчылары бүген монда бернинди ят нәрсә күрмиләр, чөнки Насиреддиннең китаплары бик тар даирәдә генә билгеле була, ә Регионмонтан үз әсәрләрен типографиядә китап итеп бастыра һәм шул факт астрономиядә чын-чынлап переворот ясый, Галәм турындагы иске карашларны нык какшата. Күрәсең, ул чорда укыган китапларга сылтама китерергә кирәк дип тапмаганнардыр.

Региомонтан гарәп астрономнары уйлап тапкан астрономик кораллар турында китап яза: астролябия (гар. “сафия”), кояш сәгате, армилляр сфера (“метеороскоп”).

1472 елда Европада беренче кеше буларак Региомонтан Галлей кометасын күзәтә.

Әсәрләре[үзгәртү]

  • Әлмагестның латинчага тәрҗемәсе.
  • “Эфемеридлар”.
  • «Өчпочмакларның барлык төрләре турында» (1462—1464)