Резеда Вәлиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Резеда Вәлиева latin yazuında])
Резеда Вәлиева
Туган телдә исем Резеда Тәвкәлүн кызы Вәлиева
Туган 1 май 1930(1930-05-01)
БАССРның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылы
Үлгән 19 октябрь 2022(2022-10-19) (92 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Искра урамы[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты
Һөнәре шагыйрә
Эш бирүче Татарстан китап нәшрияты
Җефет Фаршат
Балалар уллары Марат, Айрат
Ата-ана
  • Тәвкәлүн (әти)
  • Мәрзия (әни)

Резеда Вәлиева — татар шагыйрәсе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылында туа. Әтисе Тәфкалүн Хаммат улы Вәлиев – РСФСРның атказанган укытучысы, 40 ел укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән. Әнисе Марзия – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлый.

Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Аннары утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.

1960 елда аның “Минем дусларым” дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң “Калган эшкә кар ява” дигән әкият-поэмасы, “Нәниләргә бүләк”, “Канатлы җайдак”, “Пионерка Гөлназ”, “Якты йолдызым”, “Батырлык турында җыр”, “Ипекәем, ипекәй”, “Әниемә бүләгем”, “Зәңгәр иртә”, “Язгы сулар”, “Шиңмәс чәчәкләр”, “Дәү әнигә барабыз”, “Китмә, сөю” дигән шигъри китаплары дөнья күрә. Шагыйрә тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Татар балалары Н.Верзилинның “Робинзон эзләреннән”, Н.Поповның “Андрейның яшьлеге”, Л.Воронкованың “Дәү апа”, А.Бартоның “Безнең бәйрәм”, С.Михалковның “Дустым белән икебез” һ.б. әсәрләрне аның тәрҗемәсендә укыйлар.

2022 елның 19 октябрендә 92 яшендә Казанда вафат [2]. Шагыйрә Яңа бистә зиратында җирләнгән [3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Резеда Вәлиева темасы буенча бит бар